Казанда юл инфраструктурасы инвесторларының һәм операторларының II Халыкара форумы старт алды

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе
Бүген Казанда юл инфраструктурасы инвесторларының һәм операторларының ике көнлек II Халыкара форумы үз эшен башлады. Пленар утырышта Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков, “Автодор” дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Сергей Кельбах һ.б. катнашты.

ТР Хөкүмәте башлыгы пленар утырышны ачканда Татарстанда форумны уздыруның мөһимлген билгеләп үтте, чөнки аның ярдәмендә тәҗрибә уртаклашу, инновацияләр турында белү, киләчәккә стратегия формалаштыру мөмкинлеге бар.

И.Халиков сүзләренчә, берничә ел элек мондый чараларда формалаштырылганның күбесе Казанны Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерләү кысаларында тормышка ашырылды һәм нәтиҗәләр бирде. Аерым алганда, илнең эре шәһәрләре арасында Казанның иң аз бөкеле шәһәр булуы моны раслый, дип ассызыклады И.Халиков. “Бу күп очракта дөрес формалаштырылган стратегияләрнең, юл-транспорт инфраструктурасының дөрес оештырылган проектлары нәтиҗәсе”, - дип билгеләде ул.

И.Халиков форумда “Европа-Көнбатыш Кытай” халыкара транспорт коридоры проекты турында сөйләшү булуына өметен белдерде. Республика Хөкүмәте башлыгы Татарстанда бик күп проектлар (аерым алганда, Зөя мультимодаль логистика үзәге) тормышка ашырылуына, федераль автомобиль юллары буенча эш алып барылуына игътибар итте.

“Булган проблемалар өлешчә хәл ителә башлады, ләкин гадәттәгечә, трассаларның куәтенә караганда, интенсивлык югарырак”, - дип билгеләде ул. Татарстанда эре сәнәгать объектларының күпчелеге Кама сәнәгать кластерында урнашкан – Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә. “Анда урнашкан предприятиеләрнең юллардагы автомобильләрнең күп булуына бәйле берничә проблемасы бар”, - дип билгеләде И.Халиков.

“Гади булмаган икътисади һәм геосәяси вазгыятьтә без, транспорт комплексын саклау һәм үстерү өчен, уңайлы шартлар булдыруга аеруча игътибар итәргә тиеш. Бу техниканы, җиһазларны, запчастьләрне вакытында китерү гарантиясе, тагын да заманча технологияләрне куллану мәсьәләләренә кагыла”, - диде ТР Премьер-министры.

“Форумны уздыру эшлекле элемтәләрне ныгытырга ярдәм итәр дип ышанам, соңгы 10 елның тәҗрибәсе күрсәткәнчә, мондый чаралар ярдәмендә без партнерлар гына түгел, ә чын дусларны табабыз, алар белән бергә ТРда юл инфраструктурасы өлкәсендә күп кенә проектлар тормышка ашырыла”, - диде И.Халиков.

Россия Президенты ярдәмчесе билгеләп үткәнчә, “Автодор”ны булдыру Россия өчен әһәмиятле проект булды.
“Мин сезнең Казан мисалында федераль, төбәк бюджетларының һәм компаниянең бергәләп транспорт инфраструктурасының сыйфатлы продуктларын эшли алуы ни дәрәҗәдә мөһим булганлыгын күрүегезне телим”, - диде И.Левитин. Ул билгеләп үткәнчә, Казанда Универсиадада транспорт логистикасы тикшерү узды, һәм бу тәҗрибә Сочида Олимпиада уздырганда кулланылды.

И.Левитин шулай ук ЦКАД проектын искә алды, ул иртәгә форумда сөйләшенәчәк. Ул бик күп йөкләрнең күчеш мәсьәләсен хәл итә һәм РФ территорияләрен бәйли.

“Әлбәттә, эре проектлар арасында Мәскәү-Казан югары тизлекле тимер юл магистраленең үз урынын табуы мөһим, ул әлегә авиация транспорты белән тәэмин итә алмаслык торак пунктларга тиз арада чыгарга мөмкинлек бирәчәк”, - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International