Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Достык” ордены белән бүләкләнде

2014 елның 18 апреле, җомга

ТР Президенты Казакъстан Республикасының II дәрәҗә “Достык” ордены (“Дуслык” ордены) белән бүләкләнде. Бүген Казан Кремлендә республика башлыгына бүләкне Казакъстан Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Марат Таҗин тапшырды.

Тапшыру тантанасы Рөстәм Миңнехановның һәм Марат Таҗинның очрашуыннан соң үткәрелде.

Тантанада илче хәбәр иткәнчә, гражданнар “Дослык” ордены белән җәмгыятьтә үзара аңлашуны саклау буенча нәтиҗәле эш, халыклар арасында тынычлыкны, дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуда казанышлары өчен бүләкләнә.

“Сезнең җитәкчелектә ТРда конфессияара һәм милләтара тынычлыкны саклау, тормыш итү өчен уңайлы шартлар булдыру һәм милләтләренә, диннәренә карамастан, гражданнарның потенциалын төрле яклап үстерү буенча нәтиҗәле эш уздырыла”, - диде Марат Таҗин Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп.

ТР Президенты, югары дәүләт бүләген тапшырганнары өчен, Казакъстан җитәкчелегенә һәм республика Президенты Нурсолтан Назарбаевка рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан һәм Казакъстан төрле өлкәләрдә актив хезмәттәшлекне дәвам итәчәк.

Хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында исә әлеге очрашуда сөйләштеләр. Рөстәм Миңнеханов кунакны җылы каршы алып, Марат Таҗинны Казакъстан Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе итеп билгеләнелүе (2014 нче елның 11 нче феврале) белән котлады .

“Без Россия - Казакъстан мөнәсәбәтләре үрнәге, дәүләтләр арасында мөнәсәбәтләр кору өчен, прототип булырга тиеш дип саныйбыз”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, Казакъстан – Татарстанның алдынгы сәүдә-икътисади партнерларының берсе. Хәзерге вакытта 1996 нчы елдан сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек принциплары турында хөкүмәтара килешү гамәлдә, Казакъстанда ТРның Тулы вәкаләтле вәкиллеге булдырылган. 2012 нче елда Казанда Казакъстан Республикасының Генераль консуллыгын һәм сәүдә вәкиллеген ачу турында карар кабул ителгән. 2013 нче елның июнендә Казакъстан Республикасының Генераль консуллыгы бинасы ачылышы булды, ул Казанның тарихи үзәгендә урнашты. 2012 нче елның июненнән Алматы – Казан туры авиарейслары тормышка ашырыла. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, болар барысы актив хезмәттәшлек турында сөйли. Ул хәбәр иткәнчә, товар әйләнеше якынча 1 млрд. доллар тәшкил итә. ТР предприятиеләре Казакъстан территориясендә актив эшли.

Хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре арасында – Казакъстанга Татарстан продукциясен кертү, Казакъстаннан инвестицияләр җәлеп итү, тәҗрибә уртаклашу һәм авыл хуҗалыгы, ИТ-технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек алып бару. ТР Президенты фикеренчә, Татарстан күп юнәлешләр буенча Казакъстан белән хезмәттәшлек итәргә әзер.

“Мәдәният, фән һәм мәгариф өлкәсендә мөнәсәбәтләрне ныгытырга кирәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Аның фикеренчә, Казакъстаннан күбрәк студентлар ТР вузларында белем ала алачак һәм киресенчә.

ТР Президенты 2013 нче елда Казанда Универсиада узганлыгын искәртеп билгеләп үткәнчә, Татарстан Казакъстанга 2017 нче елда XXVIII Бөтендөнья кышкы Универсиаданы оештыруда һәм уздыруда ярдәм итәргә әзер. Казакътан делегациясен 26 нчы апрельдә “Казан – 2014 нче елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы” яңа социаль-мәдәни проектын ачу тантанасында көтәләр.

Илче, җылы кабул итүләре өчен, республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Үзе билгеләп үткәнчә, ул Казан урамнары буйлап йөрүдән тәэсирләнгән.

Марат Таҗин ассызыклаганча, Россия – Казакъстанның төп сәүдә-икътисади партнеры: РФ өлешенә Казакъстанның барлык тышкы сәүдә әйләнешенең 18 проценты туры килә. Илче фикеренчә, Казакъстан алга таба Татарстан белән актив хезмәттәшлек итәргә әзер, аның фикеренчә, алдагы хезмәттәшлек өчен күп тармакларда потенциал бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International