Татарстан Президенты: “Пациентлар Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә хезмәт күрсәтүгә югары бәя бирә”

2014 елның 18 апреле, җомга

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төбәкара клиник-диагностика (ТКДҮ) үзәге эшенә уңай бәя бирде.

Республика башлыгын ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм Төбәкара клиник-диагностика үзәге генераль директоры Рөстәм Хәйруллин озатып йөрде.

Президент кан тамырлары үзәге бүлеген карады һәм авырулар белән аралашты. Әлеге төп үзәк республика шәһәрләре һәм районнарындагы 16 кан тамырлары үзәге эшен контрольда тота. Аерым алганда, ул ничек хезмәт күрсәтәләр, тукландыралар, өстәмә дарулар кирәкмиме, дип кызыксынды. Пациентлар Рөстәм Миңнехановка сәлаәмтлекләре белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерделәр.

Рөстәм Миңнеханов ТКДҮ поликлиникасында булды. Аның базасында заманча амбулатор-кардиология үзәге ачылган. К.Маркс урамыннан кардиодиспансерның бирегә күчүе һәм, модернизация нәтиҗәсендә, күбрәк пациентлар кабул итү мөмкинлеге барлыкка килгән. Моннан тыш, республика башлыгы операция блогында булды. Анда 11 заманча операция бүлмәсе, медицина җиһазлары тәкъдим ителде.

Шулай ук ТР Президенты ТКДҮнең мәгълүматлаштыру дәрәҗәсенә бәя бирде. Биредә барлык процесслар да электронлаштырылган. ТР сәламәтлек саклау министры билгеләп узганча, бүген Төбәкара клиник-диагностика үзәге бөтен юнәлешләр буенча үрнәк булып тора.

Экскурсия үзәк холлында коллектив белән очрашу белән тәмамланды. “Сезнең үзәккә бүгенге визит уңай хисләр калдырды, - диде ТР Президенты табибларга мөрәҗәгать итеп. – Бөтен җирдә чисталык һәм тәртип. Бүген пациентлар белән аралыштык. Аларның ТКДҮ дә хезмәт күрсәтү сыйфатына югары бәя бирүе бик мөһим. Аны саклау зарур”.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, шул ук вакытта үзәкне алга таба үстерү буенча хәл ителмәгән мәсьәләләр бар.

“Бүген Төбәкара клиник-диагностика үзәге – республиканың гына түгел, ә округта әйдәп баручы үзәк, шуңа күрә сезгә ярәм итәчәкбез. Дөньякүләм стандартларга туры килү бик мөһим”, - диде Президент һәм учреждение персоналына уңышлар теләде.

Ул, табиблар белән аралашканнан соң, яшь белгеч – ТКДҮнең нейрохирургия бүлеге нейрохирургы Арсений Пичугинга чит ил клиникасында стажировка узуга сертификат тапшырды.

Чара истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International