Артем Сидоров: Татарстанда 1401 санитар нормаларын бозу очрагы ачыкланган, 1007 беркетмә төзелгән һәм санкцияләнмәгән 408 чүплек ачыкланган

2014 елның 19 апреле, шимбә

Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республикакүләм киңәшмәдә ТР экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров 1 апрельдә республикада башланган санитар-экологик чистарту ике айлыгы барышы хакында сөйләде.

Киңәшмәне гадәттәгечә видеоконференцэлемтә режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

Республиканың табигатьне саклау хезмәтләре, тармак министрлыклары һәм ведомстволары, муниципаль берәмлекләр башкарма комитетлары территорияләрне чистарту һәм санитар-экологик таләпләргә туры китерү өчен, санитар-экологик чистарту ике айлыгын үткәрүгә кереште.

Республикада парк, сквер кебек ял урыннары, юл кырыйлары, тукталышлар, урамнарда һ.б. территорияләрдә чистарту эшләре тулы көченә бара, дип белдерде Артем Сидоров. Якындагы ике атнада шәһәрләрдә һәм районнарда өмәләр үткәрү планлаштырылган. Аерым алаганда, Казанда 26 апрельдә гомумшәһәр өмәсе уза.
2014 елның 18 апреленә булган мәгълүматларга караганда, 1401 санитар нормаларын бозу очрагы ачыкланган, 1007 беркетмә төзелгән һәм  санкцияләнмәгән 408 чүплек ачыкланган. Юл кырыйларыннан һәм юл буйларыннан 1039 тонна чүп җыелган.

ТР экология министры белдергәнчә, 14 апрельдә республикада “Татарстанның чиста урманнары” акциясе старт алды. Республикада бу акцияне үткәрүгә җәмәгать инспекторлары җәлеп ителде. Санитар ике айлыкны үткәрүдә ММЧ ярдәм итә, дип билгеләп үтте Артем Сидоров. Шулай итеп, бу чорда 27 телесюжет, күп санлы басма материал чыккан.

Санитар-экологик чистарту чараларын үткрәү кысаларында күзәтчелек органнары оештырылган, муниципаль районнар вертолеттан тикшерелгән. Аерым алганда, кайбер чүп-чар полигоннарында экологик таләпләр үтәлмәве ачыкланган.

Моннан тыш, авыл хуҗалыгы җирләрендә нормаларны һәм таләпләрне үтәмәгән өчен, 11 беркетмә төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International