Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Пасха бәйрәме уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов КОТЛАВЫ
2014 елның 20 апреле, якшәмбе
Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!
Сезне Христосның Яңадан туу бәйрәме һәм Бөек пост тәмамлану уңаеннан чын күңелдән котлыйм.
Быел Пасха барлык традицион христиан конфессияләре вәкилләре тарафыннан бер үк вакытта билгеләп үтелә, бу исә әлеге гомерлек дини тәгълиматның рухи башлангычлары бердәмлеген һәм какшамаслыгын тагын бер кат дәлилли. Христиан динен тотучылар Христосның Яңадан тууын олы тантана, ”бәйрәмнәр таҗы” дип таныйлар, аны зурлап, мәңгелек тормышка, гөнаһлары ярлыкануга өмет багълыйлар, һәрдаим тынычлыкка, шәфкать-мәрхәмәткә, яхшылыкка омтылалар.
Ислам һәм башка традицион диннәр белән беррәттән, православие Татарстанда милләтләр һәм конфессияләр арасындагы татулыкның, иминлекнең ныклы әхлакый нигезе булып тора, җәмгыятьне аның вәкилләре арасындагы үзара хезмәттәшлек, ихтирам һәм ватанпәрвәрлек рухында үстерү кебек игелекле эшкә хезмәт итә. Христиан диненең уртак рухи, мәдәни-тарихи мирасыбызның аерылгысыз өлешен тәшкил иткән югары идеаллары Мәдәният елында җәмгыятебез тормышының төрле өлкәләрендә тагын да ачыграк һәм тагын да бәрәкәтлерәк гәүдәләнеш табар дип ышанам.
Бөтен дөньяда миллионлаган кешегә Иисус Христосның Яңадан туу могҗизасы диндарлык, хакыйкать һәм иҗади үсеш юлыннан тайпылмыйча, шәфәгать, ярдәмчеллек һәм тыйнаклык кебек асыл сыйфатларын югалтмыйча, көннән-көн камилләшә бару өчен зур көч бирә.
Бәйрәм котлы булсын, йөрәкләрегезгә Илаһи нур өстәсен! Барыгызга да сәламәтлек, бәхет, мәхәббәт һәм күңел күтәренкелеге телим.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз