Рөстәм Миңнеханов: "Апас районына дәгъвалар юк"

2014 елның 20 апреле, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, башланган язгы чәчү эшләре белән танышу максатында, Апас районы кырлары өстеннән очып узды.

ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Апас муниципаль районы башлыгы Рәшид Заһидуллин белән бергә ТР Президенты кырларны карады,  хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, сөт савымы кебек мөһим күрсәткеч буенча, Апас районы республикада 6нчы урында тора, ә авыл хуҗалыгы үсеше буенча 12 нче урында. Районда кече хуҗалык итү үсешенә бирелгән кредитлар күләме иң зурлардан берсе.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов,  хуҗалыклар җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп, республика икътисадында территорияләр ролен билгеләп үтте. Р.Миңнеханов сүзләренчә, гомумән илдәге икътисадый торышка карамастан, Татарстанның 2014 елның 1 кварталындагы күрсәткечләр әлегә планга туры килә. алай да бу дәрәҗәдә калыр өчен, тырышырга кирәк. Муниципалитетлар өчен, ТР Президенты сүзләренчә, эшмәкәрлекне үстерү зарури һәм мәгарифкә игътибар итәргә кирәк. «Безнең киләчәгебез белемле һәм эшмәкәр кешеләр кулында», - дип белдерде Татарстан Президенты.

Соңгы еллар авыл хуҗалыгы өчен авыр булганын искәртеп, Рөстәм Миңнеханов авыл халкын, корылык нәтиҗәләрен киметү максатында, яңа технологияләр һәм үсемлек сортларын кертергә өндәде.  

Гомумән, Рөстәм Миңнеханов Апас районы эшен, җитәкчелек командасының эффективлыгын билгеләп үтеп, югары бәяләде. "Апас районына дәгъвалар юк", - дип белдерде ТР Президенты һәм район халкына эшләрендә уңышлар теләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International