Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән бергә, язгы чәчү эшләре белән танышу максатында, Кайбыч районы кырлары өстеннән очып узды.
Татарстан Президентына язгы кыр эшләре барышы турында Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин хәбдәр итте.
Районда сөрү җирләре мәйданы 56,0 мең га, чәчүлек җирләре мәйданы 50,5 мең га тәшкил итә. Утыртылган уҗым мәйданы - 10,5 мең га, шул исәптән бодай уҗымы - 9,1 мең га, арыш уҗымы - 1,4 мең га.
Район аграрийлары сабан культураларын чәчүне башлаганнар, кырларда уҗымнарга өстәмә ашламалар кертү, тормалай эше бара.
кайбыч районында Рөстәм Миңнеханов "Ак Барс - Кайбыч" ҖЧҖ, "Яңа юл" хуҗалыгында булды, хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, район сөт җитештерүдә уңышлы. кайбыч районы республикада сөт савымы буенча икенче урында. Районның хезмәт коллективларына көненә 100 тонна сөт саву максаты куела.
Республика Президенты билгеләгәнчә, игенчелек авыл халкының төп эшчәнлеге булуга карамастан, районда бизнесның башка төрләрен дә үстерергә кирәк.