Бүген Казанга “Россия саклык банкы” ААҖ президенты – идарәсе рәисе Герман Греф эш сәфәре белән килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Казанда Герман Греф «Саклык банкы» корпоратив университеты ярдәмендә оештырылган «Хәзерге заман менеджмент технологияләре» семинар-киңәшмәсендә катнашачак.