Татарстан Президенты Горький тимер юлы башлыгы белән очрашты

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Горький тимер юлы  -  "РЖД" ААҖ филиалы башлыгы Анатолий Лесун белән очрашты.

ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президенты икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин катнаштылар.

ТР Президенты  РТ Горький тимер юлы  җитәкчелеген һәм шәхсән Анатолий Лесунга Татарстанга игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов Татартанның "РЖД" ААҖ белән хезмәттәшлекнең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте һәм алга таба үсешкә өметен белдерде.

Очрашу барышында катнашучылар Татарстанда Горький тимер юлы эшенең агымдагы мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук яңа уртак проектларны гамәлгә ашыру перспективалары турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International