Казан венчур ярминкәсе Россиядәге венчур бизнесы өлкәсендә иң уңышлы чаралардан санала, шуңа да карамастан, аны оештыручыларга даими рәвештә яңа идеяләр һәм проектлар эзләргә кирәк. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика башкаласында ачылган IX Казан венчур ярминкәсе барышында шундый фикер әйтте.
Казан венчур ярминкәсе – венчур инвестицияләүче профессионалларның һәм перспектив проектлар әзерләүчеләрнең очрашу урыны. IX Казан венчур ярминкәсендә катнашучылар арасында Россия һәм чит илләрнең венчур фондлары вәкилләре, хосусый инвесторлар, эре корпорацияләр бар. Ярминкәдә бөтен дөньядан барлыгы меңнән артык кызыксынучы белгеч катнаша. Ярминкә партнерлары – Россия инновацион регионнары ассоциациясе, «РОСНАНО» ААҖ, «Россия венчур компаниясе» ААҖ, Фәнни-техник өлкәдә кече предприятиеләр үсешенә ярдәм фонды, «Сколково» фонды, «Яңа проектларны алга сөрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» КБО, Россия бизнес-фәрештәләр милли ассоциациясе.
Ярминкәнең төп үзенчәлеге – венчур инвестицияләр эзләүче инновацион югары технологик компанияләр экспозициясе. Экспозициядә 83 компания катнашырга теләк белдергән, сайлап алу нәтиҗәсендә 38 инновацион проект узган. Сорала торган инвестицияләр күләме 82,9 млн. доллар, тәкъдим ителгән проектларның күп өлеше – 28е – Татарстан Республикасы югары уку йортлары эшләнмәләре.
Ярминкәдә чыгыш ясап, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучы кунакларга һәм партнерларга рәхмәт белдерде. «Казан венчур ярминкәсе – тәҗрибә алмашу, яңа һәм кызыклы эшләнмәләрбн танышу өчен бик кулай урын», - дип белдерде Татарстан Президенты һәм анда катнашучыларга уңышлар теләде.
Россия венчур инвестицияләү ассоциациясенең башкарма директоры Альбина Никконен Казан венчур ярминкәсе белән кызыксыну артуны билгеләп үтте.
«Роснано» ААҖнең инфраструктур һәм мәгариф программалары фонды генераль директоры Андрей Свинаренко ярминкәдә катнашучылардан берәрсе киләчәктә Россиядә булдырылган наноүзәкләр клиенты булып китәр дип өмет белдерде.
Россия венчур компаниясе гендиректоры Игорь Агамирзян Казан венчур ярминкәсен илдә венчур инвестицияләрен үстерүдә мөһим чара дип атады. И.Агамирзян сүзләренчә, РВК өчен регионнар белән эшләү өстенлекләрнең берсе, һәм бу өлкәдә Татарстан үзен ышанычлы партнер итеп күрсәтте.
Мәртәбәле кунаклар Казан венчур ярминкәсе экспозициясен тулысынча карап чыктылар. Соңрак Татарстан Республикасы Президенты белдергәнчә, ул монда бик күп кызыклы проектлар күргән, һәм дәүләт аларны гамәлгә ашыруда ярдәм итә алыр иде, аерым алганда, тиешле дәүләт заказы урнаштыру юлы белән.
Экспозицияне карагач, Рөстәм Миңнеханов IX Казан венчур ярминкәсенең пленар сессиясендә катнашты.
Сессиядәге чыгышында Татарстан Президенты, тәҗрибә белән уртаклашу һәм Россидә венчур бизнесын үстерүдә алга таба адымнарны билгеләү өчен, мондый очрашулар бик кирәкле. «Узган елларда илдә бизнес-мөхит, инфраструткураны үстерү өчен күп эш эшләнде, - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. – Без моны җитәрлек дип санамыйбыз, әмма алга таба ни эшләргә кирәклеген беләбез».
ТР Президенты фикеренчә, федераль хакимият, илдә венчур бизнесын үстерү өчен, шартлар булдырырга мөмкин, ә төбәкләр перспектив проектларга ярдәм итү ягыннан конкрет чараларны гамәлгә ашыруны үз өсләренә алырга әзер. «Без АКШ һәм Европа түгел, Россидә әлегә уңайлы венчур базары юк, Мы шуңа күрә әлеге тарихи чорда дәүләт роле мөһим булырга тиеш, - дип саный Р.Миңнеханов. - Ләкин булдырыла торган инновацион инфраструктура акрынлап хәлне үзгәртә. Һәм әлеге процессларга без хәзер нинди этәргеч бирүгә, илнең алга таба үсеше бәйле булачак».
Р.Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мәгарифкә, эшлекле һәм батыр кешеләр әзерләүгә игътибар итәргә кирәк. «Иң әһәмиятлесе – кешеләр», - дип ышанып белдерде ТР Президенты.
Венчур бизнесы үсеше турында шулай ук «Технион» Технология университеты директоры (Израиль) Бенджамин Соффер, «Россия венчур компаниясе» ААҖ генераль директоры Игорь Агамирзян, Arete Investment фондының идарә директоры (Гонконг) Ганс Хун һәм башкалар чыгыш ясады.
Утырышка нәтиҗәләр ясап, Рөстәм Миңнеханов Казан венчур ярминкәсе идеясенең уңышлы булуын билгеләп китте. «Казан мәйданчыгы уңышлы булды, әмма аның даими рәвештә эчтәлеген тулыландырырга кирәк, яңа идеяләр эзләргә», - дип ассызыклады Татарстан Президенты. .