Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Максим Акимов белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты.
Максим Акимов Татарстанга инновацион инфраструктура булдыру буенча республика тәҗрибәсен өйрәнү максатларында килгән. Рөстәм Миңнеханов бүген М.Акимовка Татарстан Республикасында оештырылган инфраструктур мәйданчыклар турында сөйләде һәм Татарстан җитәкчелегенең бу өлкәдә җыелган тәҗрибә белән уртаклашырга әзер булуын белдерде.
Татарстанга эш сәфәре кысаларында Максим Акимов бүген шулай ук «Идея» технопаркына, «Химград» технополисына һәм Казан ИТ-паркына барачак.