ТР Дәүләт Киңәшчесе Кырым татарлары милли мәҗлесенең элеккеге башлыгы, Украинаның Югары Рада депутаты Мостафа Җәмилев белән әңгәмәсе турында сөйләде. “Татарстанның федераль үзәк белән мөнәсәбәтләрне җайга салу тәҗрибәсе бар. Бу мәсьәләләрдә без Кырым җитәкчелегенә ярдәм итәргә әзер. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә тапкыр Кырымда булды, хәзерге вакытта Татарстан Республикасы белән Кырым Республикасы арасында барлык яктан да элемтәләр һәм хезмәттәшлек урнаштырыла”,-диде ул.
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.