“Казан – 2014 елгы төрки дөньяның мәдәни башкаласы” елын ачу тантанасында катнашучы делегацияләр белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә очрашты.
ТР Президенты Әзәрбәйҗан парламентының мәдәни мәсьәләләр комиссиясе рәисе Низами Җафаров җитәкчелегендәге Әзәрбәйҗан делегациясе, Мәдәният министры урынбасары Җан Омаров җитәкчелегендәге Казахстан делегациясе,Төрекмәнстанның Россия Федарациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Бердыморад Рәҗәпов тәкъдир итүче Төрекмәнстан делегациясе, шулай ук “Казан – 2014 елгы төрки дөньяның мәдәни башкаласы” елын ачу тантанасында катнашучы Россия регионнары вәкилләре белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов кунакларга Казанга килүләре өчен рәхмәт белдерде һәм Казанга төрки дөнья башкаласы статусы бирелү республика өчен мөһим булуын, төрки дөньяның хәзерге заманда роле артуны билгеләп үтте, һәм республика җитәкчелеге ТЮРКСОЙ әгъзалары булган илләр белән мөнәсәбәтләр үсешенә зур игътибар бирә, диде.