Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга ике көнлек рәсми визит белән килде. Ашхабад аэропортында аны Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты рәисенең беренче урынбасары, Төрекмәнстан тышкы эшләр министры Рәшид Мередов, Россия Федерациясенең Төрекмәнстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Александр Блохин һәм башкалар каршы алды.
Бүген ТР Президенты Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашачак, шулай ук берничә эшлекле сөйләшүләр уздырачак дип планлаштырыла, очрашулар кысаларында хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланыр дип көтелә.
Көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнехановның Төркия Республикасы Президенты Абдуллаһ Гүл белән очрашу булачак.
Иртәгә, 27 апрель көнне, Рөстәм Миңнеханов Төрекмән юртагы бәйрәменә багышланган чараларда катнашачак.
Татарстан делегациясе составына шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, “Нижнекамскнефтехим” ААҖ Директорлар советы рәисе Владимир Бусыгин, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм башкалар керә.