Рөстәм Миңнеханов: “Татарстан һәм Төрекмәнстан халыкларын күп нәрсә бәйли”

2014 елның 26 апреле, шимбә

Төрекмәнстан һәм, Россия Федерациясенең регионы буларак, Татарстан халкыкларын электән килгән рухи-мәдәни багланышлар, күпъеллык сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник мөнәсәбәтләр бәйли. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашу барышында белдерде.

Бүген көндез Рөстәм Миңнеханов һәм Гурбангулы Бердымөхәммәдовның ике яклы очрашулары булды. Шуннан очрашу киңәйтелгән составта үтте.  Анда Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты вәкилләре, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, “Нижнекамскнефтехим” ААҖ Директорлар советы рәисе Владимир Бусыгин, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм башкалар катнашты.  

Очрашуны ачып, Гурбангулы Бердымөхәммәдов  чын күңелдән Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы делегациясен сәламләде.

«Төрекмәнстан һәм Татарстан Республикасы арасындагы мөнәсәбәтләр – хезмәттәшлек үрнәге ул. Безнең Россия Федерациясенең күп регионнары һәм субъектлары яхшы мөнәсәбәтләр урнашты, ләкин Татарстан аерым урында тора» - дип әйтте Төрекмәнстан Президенты.


Ул хәбәр иткәнчә, якларга энергетика һәм нефть химиясе кебек өлкәләрдә хезмәттәшлек кызыклы. Төрекмәнстан ягының шулай ук “КАМАЗ” ААҖ, “Татнефть” ААҖ, “Казан вертолет заводы” продукциясен алуда ихтыяҗы бар.  

Төрекмәнстан Президенты сүзләренчә, мәдәни-гуманитар өлкәдә хезмәттәшлек бик мөһим. Ул Татарстан җитәкчелегенә, төрекмән студентларының республика вузларында белем ала алулары өчен, рәхмәт белдерде.  Хәзерге вакытта республикада Төрекмәнстаннан 900 студент белем ала.  

Гурбангулы Бердымөхәммәдов  Татарстанның Бөтендөнья җәйге Универсиадасын уздырудагы тәҗрибәсе уникаль дип саный һәм 2017 елда Ашхабадта бишенче Азия уеннары узачагын искәртте.

«Без һәрвакыт Төрекмәнстанда булган вакыйгаларны кызыксыну белән күзәтәбез һәм төрекмән халкының казанышларына шатланып торабыз, - дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. – Соңгы елларда сезнең ил социаль һәм икътисадый үсештә бик күпкә иреште».

Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, Төрекмәнстан һәм Татарстан арасындагы хезмәттәшлекне икътисадның төрле өлкәләрендә киңәйтеп була, аерым алганда машина төзелеше, авиатөзелеш, суднолар төзү һәм нефть химиясе өлкәләрендә.


Рөстәм Миңнеханов Гурбангулы Бердымөхәммәдовка, Ахал һәм Мары вилаятләренә насос станцияләрен төзүгә җиһазлар китерү һәм аларны төзү буенча “ГМС Төркеме” ААҖ һәм Төрекмәнстан Су хуҗалыгы министрлыгының уртак проектына ярдәм итүне, шулай ук “Төрекмәнгаз” КТ һәм “Төрекмәннефть” КТнәре белән хезмәттәшлекне киңәйтү проектына ярдәм итүне сорап, мөрәҗәгать итте.  

ТР Президенты мәгариф һәм фән өлкәсендәге хезмәттәшлекнең дә әһәмиятен ассызыклады. Хәзерге вакытта Казан технологик университеты (КНИТУ), Россия Федерациясе Хөкүмәте ярдәмендә Ашхабадта вәкиллекне ачу мөмкинлеген карый.  

«Сездән проектны хуплавыгызны сорыйбыз, ул безнең уңышлы хезмәттәшлекнең тагын бер юнәлеше булачак» - дип ассызыклады ТР Президенты.

Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, мәдәният өлкәсендә багланышлар да бик әһәмиятле. Бу көннәрдә Төркмәнстан делегациясе “Казан - 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы” елын ачуга багышланган тантаналы чараларда катнашалар.  

Рөстәм Миңнеханов Рустам Минниханов Гурбангулы Бердымөхәммәдовка бөек төрекмән шагыйре һәм мәгърифәтчесе Мәхтүмкули Фрагига багышланган татар телендәге китапны бүләк итте.


Соңрак
журналистларга биргән интервьюсында Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанда газ-химия кластерын булдыру турындагы карарны дөнья дәрәҗәсендәге проект дип атады.

Очрашу соңында Татарстан Республикасы һәм Төрекмәнстан арасында ике яклы документларны имзалау тантанасы узды.  Татарстан Президенты һәм Төрекмәнстан Президенты барында Әлмәт һәм Балканабад арасында тугандашлык, дуслык һәм хемзәттәшлек турында хәбәрне Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре башлыгы Мәҗит Салихов һәм Балканабад шәһәре хәкиме Балкан Гүлмәммәдов имзаладылар.

Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатсы һәм Төрекмәнстан Сәүдә-сәнәгать палатасы арасындагы хезмәттәшлек турында килешүне ТР ССП рәисе Шамил Агеев һәм Төрекмәнстан ССП рәисе Довран Оразмырадов имзаладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International