Казанда “Казан - 2014 елда төрки дөньяның башкаласы” елы ачылды

2014 елның 26 апреле, шимбә
Бүген М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында төрки мәдәният рухы тантана итте. Биредә берьюлы ике бәйрәм билгеләп үтелде - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 128 ел тулу хөрмәтенә Шигърият бәйрәме һәм "Казан - төрки дөньяның мәдәни башкаласы" елын рәсми төстә ачуга багышланган олы тантана узды. Бәйрәм кичәсе театральләштерелгән тамаша белән ачылып китте. Әни, мәхәббәт, ватан, дуслык кебек кадерле төшенчәләр бию элементларына төреп аңлатылды.

Алга таба көчле алкышлар астында залга төрки дөнья вәкилләре булып саналган илләрнең әләмнәре кертелде.

Тантаналы кичәдә катнашучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы, Хөкүмәте исеменнән Премьер-министр Илдар Халиков сәламләде. Ул барча кунакларны бүгенге тарихи һәм әһәмиятле вакыйгалар белән тәбрикләде. Хөкүмәт башлыгы ТӨРЕКСОЙ илләре вәкилләрен, шул исәптән Татарстан белән ныклы багланышлары булган Төркиянең вәкиллекле делегациясен, Кырым Республикасы хакимияте вәкилләре, аның Милли мәҗлесенең мәртәбәле делегацияләрен аерым сәламләп үтте.

"Татарстан Республикасы, 1000 еллык Казан - төрки дөньяның аерылгысыз өлеше", - дип билгеләп үтте Илдар Халиков һәм Казанны 2014 нче елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы итеп игълан итү турындагы карарның ТӨРЕКСОЙ әгъзалары саналган илләрнең мәдәният министрларының даими советы утырышында кабул ителгәнен искәртеп узды. "Бу, әлбәттә, Татарстанның, аның башкаласы Казанның халыкара мәдәни багланышлар үсешенә керткән өлешен тану күрсәткече",- дип ассызыклады Хөкүмәт башлыгы. Ул Рөстәм Миңнехановның "Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы" программасының тантаналы чаралары уңаеннан әзерләнгән мөрәҗәгатендәге сүзләрне әйтеп үтте. "2010 елда Истанбулда ТӨРЕКСОЙ әгъзасы булып торучы илләр шәһәрләренең ел саен берсен төрки дөнья башкаласы дип игълан итү турында карар кабул ителгән иде. Шул вакыттан матур традициягә нигез салынды, иҗат әһелләренең, җәмәгатьчелекнең мәдәни багланышларны киңәйтүгә, халыкара мәдәни проектларда бергәләп катнашу теләген үстерүгә юнәлдерелгән эшчәнлегенә яңа этәргеч бирелде. Төрки халыкларның уртак тамырларын барлавы, һәр халык өчен газиз, кыйммәтле рухи хәзинәләргә нигезләнеп берләшүе, һичшиксез, Евразиянең мәдәни мохитен тагын да баету мөмкинлеге тудырачак", - дигән юллар бар анда.


Илдар Халиков билгеләп үткәнчә, бүген төрки дөнья Евразия киңлегендә гомер кичерүче 40лап милләтне берләштерә. "Гомуми саны 200 миллионнан арткан төрки халыклар гомумкешелек цивилизациясе һәм мәдәнияте үсешенә үзеннән саллы өлеш кертте. Төрки мәгариф, мәгърифәт һәм мәдәният үсешендә Татарстанның ролен бәяләү кыен. Татар шагыйрьләре, мәгърифәтчеләре, галимнәре, композиторлары, сәнгать әһелләре, җырчылары халыкара мәдәни багланышлар үсешенә зур өлеш кертте" , - ди ул.

Алга таба тантанада РФ мәдәният министры Владимир Мединскийның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка юлланган сәламләү хаты укылды.

Аннан соң котлау чыгышлары белән сәхнәгә ТӨРЕКСОЙ генераль секретаре Дүсен Касеинов, Искешәһәр губернаторы Гүнгер Азим Туна күтәрелде. "Казан – дөнья буйлап сибелгән татарның мәркәзе генә түгел, мәдәни башкаласы һәм кыйбласы да. Соңгы елларда Казан тагын да үсте, күркәмләнде, халкы артты. Моның белән шәһәргә килгән һәркем соклана. Татарстан һәм Казан Көнбатышны да үзенә каратып, тартып, төрле халыкларны берләштереп яши. Казан - төрки дөньяга күренекле мәдәният, сәнгать әһелләрен, язучыларны, музыкантларны бүләк иткән шәһәр. Бөтен дөньяның мәдәният әһелләре Казанда абруйлы Шаляпин, Нуриев, Нәүрүз, Халыкара мөселман киносы фестивальләрендә очраша. Казанның 2014 нче елда төрки дөньяның башкаласы исемен горур йөртеп, ел дәвамында халыкны мәдәни һәм сәнгать чаралары белән кинәндереп торачагында шигем юк. Киләчәктә дә мәдәни багланышлар өзелмәсен, мондый вакыйгалар безне илһамландырып торсын иде”, - дигән теләктә калды Дүсен Касеинов.

Гүнгер әфәнде төрки дөньяның мәдәни башкаласын билгеләүнең максаты төрки халыкларның күңелләрен бер-берсенә тагын да якынайтып, хезмәттәшлек җепләрен тагын да ныгытудан гыйбарәт булуын билгеләп узды. “Минемчә, Казан бу миссияне уңышлы үтәр”, - ди Төркиянең Искешәһәр губернаторы.

Тантаналы чыгышлардан соң, татар мәдәнияте, әдәбияты һәм сәнгатенең йөзек кашы саналган танылган бөек шәхесләр, әһәмиятле киңкүләм мәдәни вакыйгалар санап чыгылды. Бәйрәм кичәсе әлеге милли хәзинәбезнең дәвамчылары булган артистлар чыгышыннан торган гала-концерт белән дәвам итте. Филүс Каһиров тамашачыларга татар халык җыры "Кара урман"ны бүләк итте. Татарстан дәүләт фольклор ансамбль катнашында милли бәйрәм Сабан туена багышланган сәхнәләштерелгән күренешләр тәкъдим ителде. Башкортстан, Хакасия, Кырым татарлары, Төркмәнстан, Тува Республикасы һәм башка төрки илләрнең һәм республикаларның җырчылары, биючеләре чыгыш ясады.

Татарстан ТӨРЕКСОЙ оешмасының театр, музыка, опера һәм балет сәнгате, рәсем сәнгате, кинематография, әдәбият, мәгариф өлкәләрендәге халыкара мәдәни программаларын гамәлгә ашыруда актив катнашачак. Ел дәвамында Казанда фәнни форумнар, рәссамнарның иҗади очрашулары, фестиваль һәм күргәзмәләр узачак.

13-15 майда КФУда төрки дөньяның бөек мәгърифәтчеләре Мәхмәт Акиф Эрсой һәм Габдулла Тукай иҗатларына багышланган халыкара симпозиум узачак. Аны КФУ, ТР Милли китапханәсе, фәнни һәм иҗтимагый оешмалар оештыра. 2-8 июньгә төрки халыкларның "Нәүрүз" халыкара театр фестивале химаячелегендә III театр-белем бирү фестивале планлаштырылган. Быел 16-19 июнь көннәрендә "Түгәрәк уен" Бөтенроссия татар фольклоры фестивале кысаларында "Саклану объекты буларак төрки халыкларның матди булмаган мәдәни мирасы" халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак. 15-19 сентябрь көннәрендә ТР Милли музеенда "Төрки дөньяда күнчелек эше" II фестивале узачак, аның кысаларында ТӨРЕКСОЙ илләреннән халык осталары һәм рәссамнары гына җыелып, мастер-класслар гына күрсәтеп калмаячак, шулай ук төрле төрки халыкларда күннең сәнгатьчә эшкәртелүенең уникаль ысулларын саклау һәм үстерү проблемаларына багышланган фәнни симпозиум узачак. Ел дәвамында тагын бик күп чаралар, мәдәни вакыйгалар үткәрү күздә тотыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International