Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмән юртагы бәйрәме тантаналарында катнашты. Төп чаралар Ашхабадта 7 мең кешелек Халыкара ат спорты комплексы аренасында узды. Бәйрәм чараларында шулай ук Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамиль Агиев һәм башкалар катнашты.
Төрекмән юртагы бәйрәме Төрекмәнстанда апрельнең соңгы якшәмбесендә уздырыла. Ул ахалтеке аты — атлар токымнарының иң борынгы культуралы токымына багышлана, бу ат – юртакларның эталоны. Ахалтеке аты Ахал-Теке оазисы территориясендә якынча биш мең ел элек чыгарылган дип күзаллана. Ул Төрекмәнстанның эссе климатына бик яхшы яраклашкан. Гарәп һәм чиста токымлы юртаклар белән беррәттән, ул чиста токымлы атларга кертелә – бу токым тарихында ул токым яхшырту яисә үрчетү өчен башка токымнар белән кушылмаган.
Ахалтеке аты Төрекмәнстан гербында сурәтләнгән. Шулай ук ул 2005 елгы 50 манат купюрына да төшерелгән, 2005 елга кадәр ул акчаларда су тамгасы буларак та кулланылган. Төрекмәнстанның төрле шәһәрләрендә бу юртакка һәйкәлләр куелган.
Бүген тантаналы чаралар башланыр алдыннан өч республика – Төрекмәнстан, Төркия һәм Татарстан башлыклары Ашхабад янәшәсендәге «Кейик» шәһәр яны комплексы территориясендә очраштылар.
Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов, кунакларга мөрәҗәгать итеп, хәбәр иткәнчә, Төрекмән юртагы бәйрәме уздырыла торган көн Төрекмәнстан өчен бик әһәмиятле, һәм ул шунда катнашучыларга бу шатлыкны уртаклашкан өчен рәхмәт белдерде.
Аннары Төрекмәнстан, Төркия һәм Татарстан башлыклары Халыкара ат спорты комплексына килделәр. Монда кунакларны “Яшәсен Төрекмәнстан, Төркия һәм Татарстан дуслыгы!» дигән шигарьләр белән меңләгән кеше каршы алды.
Бәйрәмне Төрекмәнстан, Төркия Республикасы һәм Татарстан Республикасы эстрада һәм халык башкаручылары ачты. “Агыйдел” Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары сәламләү биюе башкардылар.
Соңыннан ипподромда ат спорты ярышлары башланды. Трибуналарда Төрекмәнстан Хөкүмәте әгъзалары, Мәҗлес җитәкчеләре, Ашхабад һәм вилаятләр хәкимнәре, чит илләр илчелекләре һәм халыкара иҗтимагый оешмалар вәкилләре утырды.
Ярышлар һәм җиңүчеләрне бүләкләү тәмамлаганнан соң бәйрәмдә катнашучылар хөрмәтенә рәсми кабул итү мәҗлесе уздырылды. Монда Рөстәм Миңнеханов Гурбангулы Бердымөхәммәдовка күренекле төрекмән шагыйре һәм мәгърифәтчесе Мәхмүтколый Фраги иҗатына багышланган татарча китап бүләк итте.