Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков Кырым татар халкы мәҗлесе делегациясе белән очрашты
2014 елның 28 апреле, дүшәмбе
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстанга килгән Кырым татар халкы мәҗлесе делегациясе белән очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда ТР вице-премьеры – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Кырым татар халкы мәҗлесе рәисе урынбасары Нариман Җәләлов, Мәҗлес әгъзалары катнашты.
Бүген делегация әгъзаларын сәламләп, Илдар Халиков Казанга килүләре өчен рәхмәт белдерде. “Без сезнең сәфәрегезнең бай булуын, безнең якынрак таныша алуыбызны, республикабызда ничек яшәвебезне күрүегезне теләдек. Безнең дуслыкның гасырлар дәвамында яшәгән традицияләре дәвам итәргә тиеш”,- дип белдерде Илдар Халиков.
Илдар Халиков хәбәр иткәнчә, бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Бакчасарай тарихи-мәдәни саклаулыгына янгыннан саклану сигнализациясен җиһазлауга һәм атаклы Хан сараенда электр белән тәэмин итүне яңадан торгызуга акча бирү турында карар кабул иткән. Шулай ук ТР җитәкчелеге Хан сараеның реконструкцияләү кирәк булган бүлмәләрен яңартуга акча бирү турында тәкъдим белән РФ Мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать итәчәк.
ТР Премьер-министры Мәҗлес делегациясе әгъзаларына ТР Хөкүмәте эшчәнлеге турында сөйләде, Кырым һәм ТР хезмәттәшлегендә өстенлекле булырга мөмкин булган юнәлешләргә аерым басым ясады. Илдар Халиков республикада милли мәгариф системасы турында хәбәр итте, Россия законнарының РФдә яшәүче барлык халыклар өчен милли мәктәпләр булдырырга мөмкинлек бирүен ассызыклады. Сәламәтлек саклау өлкәсендә Татарстан Кырымнан килгән пациентларга югары технологияле ярдәм күрсәтү генә түгел, ә бәлки медицина хезмәткәрләрен һәм табибларны укытырга да әзер.
Кырым татар халкы мәҗлесе рәисе урынбасары Нариман Җәләлов үз чиратында делегациянең барлык әгъзалары исеменнән җылы кабул итүләре өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. “Безнең өчен Татарстанга килү, бөтен төрки дөнья өчен әһәмиятле булган чараларда катнашу бик мөһим иде, һәм без үзебезне аның бер өлеше итеп тойдык”, - дип сөйләде Н.Җәләлов.
Нариман Җәләлов сүзләренчә, Кырым татар халкы мәҗлесе Татарстан белән барлык дәрәҗәдә үзара аңлашуга ирешергә өметләнә, һәм моның өчен ТР җитәкчеләре белән очрашулар планлаштырылган. Ул хәбәр иткәнчә, Болгарда мәдәни һәм тарихи ядкәрләрне саклауның нинди дәрәҗәдә алып барылуы, делегация әгъзаларында тәэсир калдырган. “Без Болгарда күргәннәрне үзебездә дә тормышка ашыра алыр идек, Кырымда сакланырга тиешле тарихи урыннар бик күп”, - дип белдерде ул.
Нариман Җәләлов Россия җәмгыятенә интеграцияләнү мәсьәләсендә Кырым татарларына ярдәм иткән өчен Татарстан җитәкчелегенә аерым рәхмәт белдерде. “Үзебезнең халыкка интеграциянең ассимиляция булмавын аңлату мөһим, һәм Татарстан үрнәге моны күрсәтә ала”, - дип ассызыклады ул.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз