Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гыйрак Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Исмаил Шәфыйк Мөхсин әфәнде белән очрашты. Казан Кремлендә узган очрашуда ТР вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башкалар катнашты.
Илчене сәламләп, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Россия Федерациясе гарәп дөньясы белән мөнәсәбәтләрен, шул исәптән Гыйрак белән мөнәсәбәтләрен югары бәяләде. Татарстан исә үз ягыннан Россиянең Гарәп илләре лигасында катнашучы илләр белән мөнәсәбәтләренә зур өлеш кертте. Бу атнада ук Татарстан Президенты җитәкчелегендә республика делегациясе Гыйрак Көрдстаны провинциясенең башкаласы Әрбилгә бара. «Бердәм дин, мәдәният һәм рухи бердәмлек, охшаш гореф-гадәтләр безгә бер-беребезне аңларга, үзара файдалы багланышлар урнаштырырга ярдәм итәчәк», - дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты ассызыклаганча, 922 елда Идел буена ислам Багдадтан килә. Рөстәм Миңнеханов Исмаил Шәфыйк Мөхсинне шул вакыйгага багышланган "Изге Болгар Җыены" бәйрәменә чакырды.
Р.Миңнеханов шулай ук Катарда 15-25 июньдә ЮНЕСКО сессиясе узачагын искәртте. Анда Болгарны Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелү мәсьәләсе хәл ителергә тиеш. «Без сездән, элемтәләрегез булуга карап, безне хуплавыгызны сорыйбыз», - дип мөрәҗәгать итте илчегәТатарстан Президенты.
Шуннан ТР Президенты илчегә республика икътисады үсеше турында хәбәр итте, яңа проектлар - Иннополи, "Смарт Сити Казан" турында сөйләде.
Сәүдә-икътисадый багланышлардан тыш Рөстәм Миңнеханов мәгариф өлкәсенә дә игъибар итте - аның сүзләренчә, республикада Гыйракта 125 студент белем ала. Шулай ук Гыйрак кешеләренә Татарстан туризм ягыннан кызыклы булыр иде.
«Безгә мәдәни өлеш турында да онытырга ярамый - бу бердәм Мәдәният көннәре, артистлар белән алмашыну, Гыйрак кинематографистларының мөселман киносы фестивалендә катнашу», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
«Без мөнәсәбәтләребез ныгуын телибез. Минем уйлавымча, сезнең Татарстанга визитыгыз һәм минем сәфәрем яңа этәргеч бирәчәкләр», - диде Р.Миңнеханов.
Үз чиратында Гыйрак илчесе Исмаил Шәфыйк Мөхсин билгеләп үткәнчә, Россия белән Гыйрак арасындагы мөнәсәбәтләргә йөзләрчә еллар исәпләнә. «Бүген ике илнең дә җитәкчелеге ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерү ягында», - дип белдерде Илче.
Ул билгеләп үткәнчә, элегрәк Татарстан белән Гыйрак арасында сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр урнашкан булган, 2004 елдан соң республика компанияләреннән берсе дә Гыйрак базарында калмаган. Хәзерге вакытта Россия компаниләре, бигрәк тә нефть компанияләре, Гыйракта уңышлы эшләп киләләр. “Татнефтьнең Гыйракта эшләү тәҗрибәсе бар, Россия компанияләре дә үзләрен уңай яктан күрсәттеләр инде”.
Хезмәттәшлекнең башка юнәлешләре юлдаш нефть газын утильләштерү, үткән елларда җимерелгән инфраструктураны төзү, хәләл продукция китереп тору булырга мөмкин дип саный Илче.
Исмаил Шәфыйк Мөхсин Россия белән Гыйрак арасындагы дипломатик мөнәсәбәтләргә 70 ел тулу уңаеннан ике ил арасында мәдәни чаралар атнасында Татарстан да катнашыр дип ышаныч белдерде.
Илче хәбәр иткәнчә, иртәгә ул Гыйрак студентлары укый торган өч югары уку йортына барачак. Исмаил Шәфыйк Мөхсин шулай ук Рөстәм Миңнехановка дипломатик ихтыяҗлар өчен Гыйрак студентларына рус теле өйрәтергә кирәк дигән үтенеч белән мөрәҗәгать итте.
Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов Илчегә Татарстанга күрсәткән игътибары һәм ике ел арасындагы мөнәсәбәтләр үсешендәге актив позициясе өчен рәхмәт белдерде. «Без Гыйрак белән хезмәттәшлек итәргә телибез», - дип мөрәҗәгать итте ул Исмаил Шәфыйк Мөхсингә.