Кичә ТР Министрлар Кабинеты бинасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлары советы утырышы узды.
Татарстанда агымдагы елның I кварталында нефть, газ, химия комплексы предприятиеләренең эшчәнлек нәтиҗәләре турында холдингның генераль директоры Рафинат Яруллин хәбәр итте. Ул хәбәр иткәнчә, хәзерге шартларда чит ил инвестицияләре өчен көрәш кискенләшә. Республикага эскпортка ярдәм итүне үстерергә кирәк.
2008-2009 нчы еллар кризисында республикада кабул ителгән карарларның тормышка ашырылуын тизләтергә кирәк. Соңгы елларда төбәкләр арасында, аеруча Калуга өлкәсе ягыннан көндәшлек арта. Бу якын киләчәктә Татарстан өчен иң кызыклы секторларда бара. Бу автокомпонентлар һәм шиннар, полимер композит материаллары, фармацевтика, дип билгеләде Р.Яруллин.
Оешкан вазгыятьне шәрехләп, Рөстәм Миңнеханов Татарстан продукциясен сату базарларын катлаулы дип атады һәм яңа сату юнәлешләрен эзләргә, эчке базарны һәм үзебездә химик продукцияне эшкәртүне киңәйтергә киңәш итте. Бу мәсьәләләр хакында ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади совет утырышында сөйләшү көтелә.
Утырышта TEMP-COAT җылыны изоляцияләү мөмкинлекләре турында Мәсәкүнең “Теплоэнерго” ЯАҖ Директорлары советы рәисе Юрий Первак сөйләде. “НОВАС” ҖЧҖ (Мәскәү) баш геологы Александр Дмитриев нефть, газ тармагында плазма-импульс йогынтысы технологияләрен куллану перспективалары белән таныштырды. Ысул, аерым алганда, нефть чыгаруны интенсификацияләү өчен кулланыла. Рөстәм Миңнеханов “Татнефть” компаниясе җитәкчелегенә хезмәттәшлек мөмкинлеген карарга киңәш итте.
Яңа катализаторлар һәм 2015 нче елда Казанда EuropaCat-XII катализ буенча Европа конгрессын уздыру турында РФА Себер бүлегенең Г.К.Боресков исемендәге Катализ институты директоры Валентин Пармон хәбәр итте.
В.Пармон хәбәр иткәнчә, конгресс Европа катализ җәмгыяте тормышында мөһим вакыйга булып тора. EuropaCat беркайчан да Россиядә уздырылмаган. Өч этаплы конкурс нәтиҗәсендә аны 2015 нче елда уздыру хокукын Казан алган. ТР Президентының конкурсны уздыруны үз контроленә алуы аргументларның берсе булган.
“IТ-парк” югары технологияләр өлкәсендә технопарк” ДАУ директоры Антон Грачев Яр Чаллы ИТ-паркы белән хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре белән таныштырды. 2012 нче елның маенда Яр Чаллыда Казан ИТ-паркының икенче мәйданчыгы ачылган. 2014 нче ел ахырына робот техникасы һәм прототиплаштыру үзәге ачылачак.
Үзенең ИТ-инфраструктурасының 60 процентын ИТ-паркта урнаштырган һәм монда ИТ-бүлеген булдырган “КАМАЗ” ААҖ мисалында бу тәҗрибәне Татарстанның нефть, газ, химия комплексы предприятиеләрендә куллану көтелә.
Рөстәм Миңнеханов моңа бәйле рәвештә, Татарстан эшләнмәләренә нигзләнгән өченче дәрәҗәдәге робот техникасы үзәген булдыру буенча планнар турында хәбәр итте. “Монда технологик яктан алга китеш кирәк”, - дип ассызыклады ул һәм якын арада Яр Чаллы ИТ-паркында сәнәгать предприятиеләренең ИТ-структуралары өчен семинар уздырырга кушты.