Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Тирьякиләр» компанияләр төркеменең Директорлар советы рәисе Мехмет Тирьяки белән очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук «Тирсан Кардан» (Төркия) генераль директоры Җиһансәр Эртүнч, «Тирсан Кардан» (Россия) генераль директоры Исмаил Алиев,ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры вазыйфаларын һәм «КИП «Мастер» ҖЧҖ вазыйфаларын үтәүче Фәрид Закиров катанштылар.
Очрашу барышында яклар Татарстан Республикасында уртак проектларны гамәлгә ашыру барышы турында һәм алга таба хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләштеләр.
Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Россиядә «Тирсан Кардан» кебек компанияләр Төркия Республикасы белән Россия арасындагы хемзәттәшлек үрнәкләре икәнен ассызыклады. «Сезнең Россиядәге производствогыз алга таба да үсәчәк, дип өметләнәм», - дип әйтте ул.
Мехмет Тирьяки Татарстан Президентына, республикада инвестицион проектларга ярдәм иткәне өчен, рәхмәт белдерде. «Безгә һәм клиенларыбызга бу бик мөһим. Татарстанда инвестицион проектларны гамәлгә ашыру үзара файдалы хезмәттәшлек үсешендә яхшы гына алга таба адым була ала», - дип билгеләде М.Тирьяки.