Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ялкын» журналы балалар редакциясе коллегиясе вәкилләре һәм «Ялкын» журналы баш мөхәррире Йолдыз Миңнуллина белән очрашты. Очрашуда шулай ук «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнеәхмәтов катнашты.
Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов «Ялкын» журналын 90 еллык юбилее белән котлады. Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, «Ялкын» журналы яшь журналистларга үз эшенең осталарыннан әлеге күркәм һөнәргә өйрәнергә мөмкинлек бирә. «Профессиональ журналист булыр өчен яхшы укырга, күп хезмәт итәргә һәм үзеңне яраткан эшеңә багышларга кирәк», - дип киңәш бирде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты очрашуда катнашучылардан журнал үсеше мәсьәләләре белән кызыксынды, журналның электрон версиясе бармы, дип сорады. Йолдыз Миңнуллина сүзләренчә, сайт әле күптән түгел генә ачылган. Рөстәм Миңнеханов, татар версиясе белән генә чикләнмичә, сайтның рус һәм инглиз версиясен дә ачарга тәкъдим итте. Журнал заман сулышын тоярга һәм аны укучы яшь буынның мәнфәгатьләренә туры килергә тиеш, диде.
Йолдыз Миңнуллина журналның балалар белән даими эш алып баруын сөйләде: журналистика мәктәбе, әдәбият мәктәбе оештырылган, "Репетитор"проекты алып барыла. Күп кенә дәресләр һәм күнегүләр журнал сайтында онлайн рәвештә уздырыла.
«Татмедиа» җитәкчесе Ирек Миңнеәхмәтовка мөрәҗәгать итеп, Татарстан Республикасы Президенты яшь журналистларны җәлеп итүне башка матбугат басмалары да кулланырга мөмкин, дип ассызыклады.
Очрашуга йомгак ясап, Рөстәм Миңнеханов журналга төрлечә ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте һәм аның коллективына иҗат уңышлары теләде.