Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанда язгы кыр эшләре барышында чәчүлек мәйданының 12 процентында эш тәмамланган
2014 елның 29 апреле, сишәмбе
ТР Министрлар кабинетында Татарстанда язгы кыр эшләре барышына багышланган брифинг үтте. Анда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрының җир эшләре буенча урынбасары Илдус Габдрахманов катнашты. Аның сүзләренә караганда, Татарстанда язгы кыр эшләренә барлык районнар да керешеп өлгергән, финанс тәэмин яктан ителешкә барлыгы 11 миллиард сум күләмендә акча кирәк булачак.
Районнардагы темплар буенча, бүген иртән бирелгән мәгълүматларга караганда, Чүпрәлеләр тиздән “экваторга” җитә: 43 процент чәчүлек мәйданнарында инде эш тәмамланган, Буа - 40, Апас - 47 процент.Тәтешләр чәчүлек мәйданнарының дүрттән бер өлешен чәчеп өлгергән. Зәй, Сарман, Азнакай, Чистай районнарында да 20 процент мәйдан чәчелгән.
“Быел, табигать шартларына бәйле рәвештә, бераз соңрак эшкә тотындык. Чәчү эшләрен 3 миллион гектарга якын мәйданда җәелдерергә ниятлибез. Бу узган елдагы кадәр. Язгы бөртекле культуралар 1,6 млн гектар мәйданда, терлек азыгы өчен миллионга якын гектар мәйданда чәчү эшләрен башкару каралган. Бүгенге күрсәткечләр буенча чәчү мәйданының 12 процентында эш тәмамланган. Тәүлек саен 50 мең гектарда орлык җир куенына салына” – диде Илдус Габдрахманов.
Ул шулай ук 75 проценттан артык күпьеллык үләннең, 80 процентка якын уҗым культураларының ашлануын әйтте. Уҗым узган ел 582 мең гектар мәйданга чәчелгән булган. Белгечләр хәбәр итүенчә, аның 90 процент өлеше яхшы кышлаган, калган 10 процент өлеше дә канәгатьләнерлек. “Берничә процентын янә чәчергә булыр. Бу аерым мәйданнарда вегитация чорында температураның 5-6 градуска түбән төшүе белән бәйле күрсәткеч. Хәзер уҗым культуралары өчен һава торышы менә дигән. Тиешле карау булган очракта, уңыш яхшы булырга тиеш”, - ди министр урынбасары.
Техник кораллану мәсәләсенә килгәндә, эш болайрак. “Республика бүгенге җиһазланышы белән 10-12 көннән чәчү кампаниясен тәмамларга сәләтле. Әмма соңрак чәчелергә тиешле кайбер культураларны исәпкә алганда, болай эшләп булмый”, - ди Илдус Габдрахманов. Татарстан кырларында бүген 14 мең берәмлек төрле класслардагы тракторлар, 500дән артык киң мәйданны алдыра торган чәчүлек комплекслары, 7 меңгә якын чәчкеч һәм 6 мең культиватор эшли. Чәчү агрегатларының техник куәте тәүлеккә 120 гектар мәйданда эш башкарырлык.
Илдус Габдрахманов сүзләренчә, орлыклар белән тәэмин ителеш ягыннан проблема юк, “Без 102 процентка тәэмин ителгән. 3,4 центнер өстәмә бөртек бар. 17 процент мәйданда оригиналь җәйге бөртекләр чәчәчәкбез”, - ди ул. Ә ягулык-майлау материалларына килгәндә, язгы кыр эшләре өчен 80 мең тонна ягулык каралган, нефтебазага әлегә аның 55 мең тоннасы кайткан.
Болардан тыш, Илдус Габдрахманов минераль ашламалар мәсәләсенә дә аерым тукталып узды. “Бүген Татарстанда аннан башка яхшы уңышка ирешү мөмкин түгел”, - диде ул. Бүген 1 гектар чәчү мәйданына уртача 36 килограмм ашлама туры килә икән. “Без бу күрсәткечне кимендә 50 килограмм итәргә теләгән идек, әлегә моңа ирешә алмадык. Әлбәттә, районнарның төрлесе бар. Мисалга, Зәй районы гектарына 80 килограмм ашлама кертә, Сарман, Әтнә – 70әр килограмм. Тукай, Балтач, Тәтеш, Кукмарада да хәлләр канәгатьләнерлек. Шул ук вакытта Менделеевск районы ашламаны гектарына 8,5 килограмм гына кертә ала, Чирмешәндә бу күрсәткеч – 16 килограмм. Яңа Чишмә, Мөслим, Апас, Кама Тамагы, Аксубайда да эшләр шактый мөшкел”, - дип сөйләде министр урынбасары.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз