Татарстан Президенты эшче һөнәр вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды

2014 елның 29 апреле, сишәмбе

Бүген Казан Кремлендә, Яз һәм хезмәт бәйрәме алдыннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшче һөнәре вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

“Хезмәт кешесе – аерым категория, бәйрәм алдыннан реаль секторда эшли һәм реаль эшләр белән шөгыльләнә торган кешеләрне бүләкләү күңелле”, - дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов. Ул, бүген икътисадта катлаулы вәзгыять, шул исәптән бу Украинадагы вакыйгалар белән дә бәйле, диде. “Без икътисад һәм социаль өлкәне үстерү буенча билгеләгән планнар чынга ашуына ышанабыз”, - диде республика башлыгы. Ул шулай ук, узган ел республикада тулаем төбәк продукты 1,5 трлн сум тәшкил итте, дип искәртте.

“Безнең бурыч – икътисади егәрлек күләмен үстерү. Әгәр без моны эшләмәсәк, гражданнарның яшәү сыйфатын күтәрү бурычын хәл итү кыен булачак, - диде ТР Президенты. – Икътисади үсеш темлары безне канәгатьләндерми. Агымдагы вәзгыять белән бәйле яңа өндәмәләр кинәт үсешкә китерми. Нефть химиясе, нефть эшкәртү, махсус икътисади зона өлкәсендә гамәлгә ашырыла торган проектлар үсеш өчен җитди этәргеч биргәнен күрәбез. Татарстан Республикасы чәчәк атсын һәм кешеләр яхшырак яшәсен өчен эшлибез. Быел 30 га якын прогамманы эшләтеп җибәрдек: торак, мәктәпләр капиталь ремонты, ФАП лар төзелеше, “Чиста су” һ.б. программалар. Бүген Татарстан социаль юнәлештәге зур программага ия – бу бездәге икътисад нәтиҗәсендә генә мөмкин эш. Ә бездә икътисад эшче һөнәр вәкилләре хезмәт куя торган реаль секторда формалаша”, - дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов. Ул очрашуда катнашучыларны якынлашып килгән бәйрәм белән котлады һәм дәүләт бүләкләре тапшырды.

“Татнефть” ААҖ нең В.Д.Шашин исемендәге Бөгелмә механика заводы бораулаучысы Галина Артамонова һәм “Автохозяйство” ҖЧҖ автомобиль йөртүче Александр Семин II дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” ордены белән бүләкләнде.

“Батыр” спорт мәктәбенең самбо буенча тренер-укытучы Сергей Валобуев, Биектау районы спорт комлексы тренер-укытучысы Данис Сәлахетдинов һәм Чаллының “Витязь” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучысы Рәкыйб Фәйзуллинга РФ Президенты Мактау грамоталары ташырылды.

2 нче республика клиник хастаханәсенең табиб-хирургы Руберт Дәүләтшин, Яшел Үзән предприятиесенең электр монтажлау участогы өлкән мастеры Алексей Захаров һәм А.Н.Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ ның фәлсәфә кафедрасы мөдире Натану Солодухо “Фидакарь хезмәте өчен” медальләре белән бүләкләнде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов биш бала анасы Зөлфия Шакировага “Ана даны” медален тапшырды. Зөлфия Шакирова Балык Бистәсе үзәк район хастаханәсенең Зәңгәр күл авылы фельдшерлык-акушерлык пунктында хезмәт куя. Күп бала анасы бу тантаналы чарага ире һәм балалары белән килгән иде.

Шулай ук “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдә хезмәтләре өчен” медальләре тапшырылды, республиканың төрле тармак вәкилләре мактаулы исемнәргә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International