Рөстәм Миңнеханов «ТАИФ» ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында катнашты

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе

Бүген «ТАИФ» ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы уздырылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Акционерларның гомуми җыелышында «ТАИФ» ААҖнең 2013 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды. «ТАИФ» компанияләр төркеме эшчәнлеге нәтиҗәләре турында «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов чыгыш ясады.

2013 елда «ТАИФ» компанияләр төркеменең сальдоланган табышы зурлыгы 443 млрд. сум тәшкил итте, EBITDA күрсәткече –57 млрд. сум, чиста табыш күләме – 35 млрд. сум. «ТАИФ» компанияләр төркеме тарафыннан барлык дәрәҗәдәге бюджетларга һәм бюджеттан тыш фондларга 79 млрд. сум түләнгән, бу алдагы ел белән чагыштырганда 16%ка артык. Шул исәптән Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына – 17 млрд. сум.

Җыелышта еллык хисап, еллык бухгалтерлык хисабы, шул исәптән финанс нәтиҗәләре турында, 2013 ел финанс нәтиҗәләре буенча табыш бүленеше расланды. Моннан тыш, «ТАИФ» ААҖ Директорлар советы сайланды.

«ТАИФ» ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы тәмамлангач, яңа Директорлар советы утырышы уздырылды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме буенча «ТАИФ» ААҖ Директорлар советы рәисе итеп яңадан Рөстәм Сультиев сайланды. «ТАИФ» ААҖ генераль директоры итеп яңа биш еллык чорга Альберт Шиһабетдинов сайланды.

Аннары ММЧ вәкилләре өчен матбугат конференциясе уздырылды.

Аерым алганда, «ТАИФ» ААҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Сультиев Директорлар советы составының 10 кешедән торачагын хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International