Бүген Төркия Республикасының Анталья провинциясенә эш визиты белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Татарстан делегациясе составында шулай ук ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инветицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хабипов, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев бар.
Визит барышында Рөстәм Миңнеханов төрек бизнесы белән берничә эшлекле очрашу уздыра, Анталья провинциясе җитәкчелеге һәм шәһәрнең мэры белән очрашачак. Татарстан Президенты катнашында төп чара Татарстан- Төркия эшлекле форумы булачак, аның барышында Анталья эшмәкәрләренә республиканың икътисадый һәм инвестицион потенциалы турында хәбәр итәләр.