Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Премьер-министры Буа һәм Чүпрәле районнарында кыр эшләре барышы белән танышты
2014 елның 30 апреле, чәршәмбе
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Буа һәм Чүпрәле районнарына эш сәфәрендә кыр эшләре барышы белән танышып йөрде.
Элек ул Буа районы кырларын очкычтан карап үтте, аннары Кошки-Тиняково торак пунктында районның авыл хуҗалыгы предриятиеләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Аннары Чүпрәле районына юнәлделәр, анда ТР Премьер-министры район башлыгы Александр Шадриков озатуында Кече Чынлы җирле торак пунктлар кырларын карады. Ул авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Анда, авыл хуҗалыгы проблемаларыннан тыш, җирле халык мәсьәләләре турында да фикерләштеләр.
Шул ук вакытта ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, зур мөмкинлекләргә карамастан, район потенциалы гамәлгә куелмаган, дип билгеләп үтте. Чүпрәле районы территориясендә иң яхшы туфрак һәм хезмәт резервлары бар һәм бу иң яхшы күрсәткечләр өчен нигез булып тора.
Илдар Халиков журналистлар белән фикер алышканда, Буа һәм Чүпрәле районнарында язгы кыр эшләренең яртысы беткән, дип билгеләп үтте. Ул биредә техника әзерләнгән һәм кешеләр оештырылган төстә эшләвен күрде.
“Без, әлбәттә, республиканың бу территориясендәге районнар эшләрне төгәлләр дип өметләнәбез. Язгы бер көн ел туйдыра, дигән гыйбарә бар, шуңа күрә башка районнарга да яхшы оештырылган төстә эшләү һәм яхшы шартларда язгы кыр эшләрен мөмкин кадәр тизрәк төгәлләү зарур”, - дип белдерде Премьер-министр.
Бүгенге көндә авыл хуҗалыгының күп кенә юнәлешләренә ярдәм итүдә проблема бар, федераль дәрәҗәдә финанслауны киметү турындагы карар да авыл хуҗалыгына җитди югалту китерә.
“Бүген без Россия Федерациясе дәрәҗәсенә мөрәҗәгать иттек һәм вәзгыять үзгәрер дип өметләнәбез, - диде Илдар Халиков. - Алга китеш бар икәнлеген күрәбез. Ике районда да уңай нәтиҗәләр күрәбез, шул исәптә керемле предприятиеләр саны арта. Авыл хуҗалыгы өлкәсенә ярдәм күрсәтелгәндә, Татарстан өчен рентабельле бизнес булачагына ышанабыз”, - диде ТР Хөкүмәт башлыгы.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз