Анталья эшмәкәрләрен Татарстан белән хезмәттәшлеккә чакырдылар

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе

Татарстан җитәкчелеге Төркия провинциясе Антальядан икътисадның төрле өлкәләренә инвесторлар җәлеп итәргә тели һәм аларга киң мөмкинлекләр тәкъдим итә. Бу хакта Татарстан делегациясе вәкилләре Антальяда Татарстан-Төркия форумында катнашучыларга хәбәр иттеләр. Форум эшендә шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм йөздән артык төрек бизнесмены катнашты. 

Форумны Анталья Сәүдә-сәнәгать палатасы Директорлар советы рәисе Четин Осман Будак ачып җибәрде. Ул искәрткәнчә, Казан 2002 елдан Антальяның кардәше, ә 2006 елдан Төркия һәм Россия регионнарының сәүдә-сәнәгать палаталары арасында килешү гамәлгә ашырыла.  «Безнең мөнәсәбтәлдә алга таба тагын да киңрәк адым ясау вакыты җитте», - дип белдерде Анталья ССП башлыгы.

Ул Татарстанга Анталья бизнес-делегациясен оештыру һәм үзара мәдәният көннәрен уздыру теләге турында хәбәр итте.  

Россия Федерациясенең Антальядагы Генераль консулы Александр Толстопятенко Татарстан делегациясе вәкилләрен бөтен проектларына да ярдәм итүендә, ә төрек эшмәкәрләрен Генконсуллык Татарстанда эш итүдә кирәкле ярдәм күрсәтеләчегендә ышандырды.

«Бүген Татарстан һәм Төркия арасында хезмәттәшлек Россия-Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында актив үсә», - дип белдерде Р.Миңнеханов.

Ул хәбәр иткәнчә, Төркия Республикасы чит ил катнашындагы предприятиеләр саны буенча беренче урында. 2013 елда Татарстан белән Төркия арасында товар әйләнеше 650 млн доллардан артты, ТРга игълан ителгән Төркия инвестицияләре күләме 1,5 млрд. доллар тәшкил итте. 2014 елда, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, "Алабуга" МИЗда берничә эре төрек предпритиесе ачылачак. Алар арасында агач МДФ-панельләр җитештерүче «Кастамону Энтегре» компаниясе, гигиена чаралары җитештерүче «Хаят Кимья», пыяла җитештерүче «Шишеҗам» заводы һәм башкалар. 

Рөстәм Миңнеханов Анталья эшмәкәрләренә Казанда Төркия Генераль консуллыгы барлыгын хәбәр итте, Истамбулда Татарстан вәкиллеге барлыгын һәм Истамбул белән Казан арасында регуляр авиаэлемтә барлыгын искәртте.

«Без кулланырга тиешле бик зур икътисадый потенциал бар, - дип ышанып әйтте Рөстәм Миңнеханов. - Россия базары актив үсә, һәм безгә төрек компанияләренең башлангыч мәйданчык итеп Татарстанны сайлаулары бик тә әһәмиятле».

ТР Президенты сүзләренчә, республикада төрек компанияләре проектларын гамәлгә ашырырлык берничә сәнәгать мәйданчыгы бар.

Татарстан җитәкчелеге туризм өкләсендә дә элемтәләрне ныгытырга тели. Рөстәм Миңнеханов Казан белән Анталья арасында регуляр авиарейслар оештыру мөмкинлеген карауны тәкъдим итте.

ТР Президенты Төркия төбәгенең авыл хуҗалыгындагы казанышларын да билгеләп үтте. «Бездә Антальядан Татарстанга яшелчә һәм җиләк-җимешләрне турыдан-туры китерү ихтыяҗы бар. Шул ук вакытта бездә җир бар, төрек аграрийлары ТРда эшли ала», - дип саный Р.Миңнеханов. 

Чыгышының ахырында ТР Президенты төрек эшмәкәрләрен республика җитәкчелегенең инвесторларга максималь уңайлы шартлар оештыруда теләге барлыгында ышандырды.

Татарстанның икътисадый һәм инвестицион потенциалы турында тулырак ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов сөйләде.

Татарстанда эш итү тәҗрибәсе турында ватандашларына «Кастамону Энтегре» заводы генераль директоры Онур Гювен сөйләде. Ул республика җитәкчелеге ягыннан инвесторларга карата уңай караш һәм кирәкле шартлар тудыру теләген, инфраструктураны билгеләп үтте.  

Ул шулай ук Татарстанның туризм ягыннан да кызыклы булуы турында хәбәр итте, ватандашларын Казанга чакырды.

Форумны төгәлләп, ТР Дәүләт туризм комитеты белән Atlasjet авиакомпаниясе арасында килешү имзаланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International