Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Анталья шәһәре мэры Мендерес Түрәл белән очрашты.
ТР Президенты күптән түгел генә яңа вазыйфага керешкән шәһәр башлыгына эшендә уңышлар теләде. Рөстәм Миңнеханов Мендерес Түрәлгә әлеге сәфәр барышында башкарылган эш турында сөйләде. “Без бик яхшы эшләдек, Төркия партнерларына республика потенциалы турында сөйләдек”, - диде Р.Миңнеханов.
Мэр сөйләгәнчә, Антальяның ике эре бизнесмены үз проектларын Татарстанда тормышка ашыру мөмкинлеге белән кызыксынган инде. “Татарстанда бу проектларның ачылышында бергә катнаша алырбыз, дип өметләнәм”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнехановка Мендерес Түрәл.
Татарстан Президенты мэрга Казанда Анталья Мәдәнияте көннәрен уздырырга җыену турында хәбәр итте һәм моңа бәйле рәвештә, шәһәр башлыгын Казанга чакырды.