Бүген Антальяда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия компанияләре вәкилләре белән очрашты. Очрашуларда Төркия компанияләренең Татарстанда хезмәттәшлек проектларын гамәлгә ашыру мөмкинлекләре буенча фикер алышынды.
Atlasjet авиакомпаниясе җитәкчелеге белән очрашуда Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Рөстәм Миңнехановка хәбәр иткәнчә, бүген Дәүләт комитеты белән авиакомпания арасында имзаланган килешү Татарстан белән Төркия арасында туризм мөнәсәбәтләрен җайга салуны күз алдында тота. Atlasjet туристик компаниясе белән бергә Төркия туристларының Казанга сәяхәте өчен үзара шартлар тудырыла. Авиакомпания ягыннан төп сорау – Казанга даими очышларның ешлыгын арттыру.Үз ягыннан авиакомпания, туристик компания белән бергәләп, туристлар агымы бәрабәренә рейсларны тутыруны тәэмин итәчәк.
«Без рейслар ешлыгын арттыру турында тиешле хакимият органнары белән сөйләшербез, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Без дә очышлар күбрәк булырга тиеш дип саыйбыз, һәм сезнең тәкъдим безне дә кызыксындыра.
Өй җиһазлары җитештерүче компанияләр вәкилләре Татарстанда үз предприятиеләрен булдырырга әзер. МДФ-панельләр – бу җитештерү өчен чимал - «Алабуга» МИЗның «Кастамону Энтегре» заводында чыгарылачак.
Авыл хуҗалыгында эшләүче тагын бер Анталья эшкуары Татарстанда күркәләр асрау белән шөгыльләнергә теләк белдерде. Бу кошларны асрау Татарстан фермерларының үзләренә тәкъдим ителә - Төркия компаниясе аларга күркә бәбкәләрен һәм алар өчен азык китереп торырга вәгъдә итә.
Рөстәм Миңнеханов Төркия компанияләре тәкъдимнәрен хуплады һәм тиешле ведомстволарга проектлар әзерләүне йөкләде.