Рөстәм Миңнеханов 2014 елгы Россия чемпионатында җиңү яулаган «Зенит-Казан» волейбол клубын котлады

2014 елның 1 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Зенит-Казан» волейбол клубы җитәкчелеген һәм спортчыларын, шулай ук Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе җитәкчелеген 2014 елгы Россия чемпионатында җиңүләре белән котлады.

Рөстәм Миңнеханов исеменнән Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин, «Зенит-Казан» волейбол клубы президенты Рәфкать Кантюков, «Зенит-Казан» волейбол клубы баш тренеры Владимир Алекно һәм клуб спортчылары адресына котлау телеграммасы җибәрелде.

«Татарстанның барлык волейбол сөючеләре һәм шәхсән үз исемемнән Казан командасын 2014 елгы Россия чемпионатында җиңүе белән чын күңелдән котлауларыбызны кабул итегез, - диелә телеграммада. - Илебез чемпионаты тарихында беренче мәртәбә «Алтылык финалы» командасы Россиянең иң яхшы командасы титулын Татарстан башкаласына кире кайтарды. Бөтен көчләрен туплап, казанлылар үзләренең осталыкларын һәм профессионализмын күрсәтә алды, җанатарларын кызыклы һәм онытылмас уеннары белән шатландырдылар. Җиңүегез, Татарстан спорты данына керткән өлешегез һәм илебез спорты данын арттыруыгыз өчен рәхмәт. Ихлас күңелдән сезгә нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, уңышлар һәм яңа казанышларга ирешүегезне телим.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International