Рөстәм Миңнеханов «Газпром» ААҖ идарәсе рәисе Алексей Миллерга «Зенит-Казан» волейбол клубына күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде

2014 елның 1 мае, пәнҗешәмбе

Рөстәм Миңнеханов «Газпром» ААҖ идарәсе рәисе Алексей Миллерга «Зенит-Казан» волейбол клубына Татарстан һәм Россия спорты данына керткән өлешләре, илебез волейбол мәктәбе абруен арттырган өчен «Газпром» компаниясе тарафыннан күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде.

Бу хакта «Газпром» ААҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер адресына Рөстәм Миңнеханов исеменнән җибәрелгән Хөкүмәт телеграммасында болай диелә:

«Хөрмәтле Алексей Борисович! Татарстан Республикасының барлык спорт сөючеләре исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне «Зенит-Казан» волейбол клубының Россия чемпионаты финалында җиңүе белән котлыйм. Казанлылар илнең чемпион титулын алтынчы мәртәбә яуладылар. Клуб спортчылары һәм тренерлары штабы үзара тыгыз элемтәдә һәм югары профессиональ дәрәҗәдә эшли, яңа казанышларга һәм кызыклы, онытылмас уеннарга омтыла. Сезгә «Газпром» компаниясе тарафыннан «Зенит-Казан» волейбол клубына күрсәтелгән ярдәмегез, Татарстан һәм Россия спорты данын арттыруга, илебез волейбол мәктәбе абруен арттыруга керткән өлешегез өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерәбез. Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхетле тормыш, күпкырлы эшчәнлегегезнең барлык өлкәләрендә дә бетмәс-төкәнмәс уңышлар телибез.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International