Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казанда Янгын сүндерүчеләр оешмасына 365 ел тулу хөрмәтенә шәһәр күләмендә бәйрәм узды
2014 елның 1 мае, пәнҗешәмбе
Казанда Янгын сүндерүчеләр оешмасына 365 ел тулу хөрмәтенә шәһәр күләмендә бәйрәм узды. Тантанада ТР гражданнар оборонасы җитәкчесе - ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Тантана Янгынга каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсенең укыту үзәгенә байрак тапшыру белән башланып китте. Бу тантаналы чарада Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин катнашты.
“Байрак һәрвакыт батырлык һәм кыюлык, бабаларыбыз һәм аталарыбызның батырлыкларын белән бәйле. Байрак белән Россия коралының куәте күренә, Һәм бүген байракны тапшыру алдагы уңышларга һәм батырлыкларга канатландырыр. Сезне һөнәри бәйрәм белән котлыйм, нык сәламәтлек, уңышлар, ә безнең ветераннарга озын гомер телим. Хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган хезмәткәрләребезнең тол калган хатыннарына аерым рәхмәт белдерәм”, - дип билгеләде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин.
Аннан соң, алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы булды.
“Сезнең һөнәр көчле шәхси сыйфатлар, батырлык, дисциплина һәм үзеңне корбан итүгә сәләтле булуны таләп итә. Сезнең фидакарьлек һәм батырлык ярдәмендә янгыннарның һәм аларда һәлак булучыларның санын киметүгә ирешелә”, - дип мөрәҗәгать итте җыелганнарга ТР Премьер-министры Илдар Халиков.
“Берничә ел дәвамында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ТР җитәкчелеге һәм муниципаль район башлыклары ярдәмендә республиканың янгын куркынычсызлыгын яхшырту һәм алдынгы технологияләр, иң заманча техника куллану буенча эш башкарыла. Соңгы елларда 94 янгын сүндерү һәм махсус техника алынган. Янгын сүндерүчеләр оешмасы бүлекләре даими рәвештә янгыннарны кисәтү системасын яхшырта, оператив чара күрүнең вакыт күрсәткечләре кыскара. ТР халкының 100 процент чамасы янгын хезмәте бүлекләре белән тәэмин ителгән”, - дип белдерде Илдар Халиков.
ТР Гражаннар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз