Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Гыйрак Көрдстанына визит белән килде. Әрбил шәһәре аэропортында ТР Президентын Гыйрак Көрд автономияле округының Региональ Хөкүмәте Премьер-министры Нечирван Барзани каршы алды. Татарстан делегациясе составына шулай ук ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов һәм башкалар бар.
Гыйрак Көрдстанына визиты барышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның автономияле төбәк Премьер-министры белән очрашу планлаштырылган. Шулай ук Р.Миңнеханов Көрдстан эшлекле даирәләре белән очрашуда хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләшәчәкләр.