Рөстәм Миңнеханов: "Без Гыйрак Көрдстаны бизнесы белән хезмәттәшлек итәргә телибез"

2014 елның 3 мае, шимбә

Татарстан җитәкчелеге Гыйрак Көрдстаны автономияле регионы белән сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр үсүен тели һәм ТР белән Көрдстан компанияләре арасында хезмәттәшлек үссәчәгенә ышана. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Гыйрак Көрдстанының эшлекле даирәләре белән очрашуда белдерде. Татарстан делегациясенең Гыйракка визиты кысаларында узган очрашуда шулай ук Россия Федерациясенең Әрбилдә Генераль консулы Валерий Поспелов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, республика сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, «КАМАЗ» ААҖ гендиректоры Сергей Когогин, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, «Казан вертолет заводы» ААҖнең маркетинг һәм сату буенча директоры Валерий Пашко катнашты.

Татарстан Президенты Көрдстан эшмәкәрләренә очрашу өчен рәхмәт белдерде. «Безнең визит максаты - безнең регионнар арасында икътисадый, мәдәни, мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Ул кыскача Татарстанның икътисадый үсеше һәм җитәкчеләре ТР делегациясе составында булган эре предприятиеләре турында сөйләде.

«Без регионыгыз ничек үскәнен күрәбез, моңа бик сокландык һәм сезнең белән хезмәттәшлек итәргә телибез, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләргә. - Шул ук вакытта сезнең бизнес та үзенә Татарстанда мөмкинлекләр таба ала».

Р.Миңнеханов сүзләренчә, алар Гыйрак Көрдстаны Премьер-министры белән Татарстанга регион делегациясенең җавап визитын оештыру турында сөйләшкәннәр. Һәм ТР Президенты билгеләгәнчә, делегация составына эшмәкәрләр дә керә ала.

Шуннан Көрдстан эшмәкәрләре үз компанияләре турында сөйләделәр. 

«Сез сөйләгәннәрнең күбесе безгә кызыклы, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - Кайбер проектларны сездә гамәлгә ашырып була, калганнарын - Татарстанда».

«Ышанам ки, безгә ердәм эшне активлаштырырга кирәк, - дип ассызыклады Татарстан Президенты. - Безнең белгечләр сезгә килер, ә без сезне республикабызда көтәбез».

Очрашу ахырында журналистларга биргән интервьюда Рөстәм Миңнеханов Гыйрак Көрдстанына визитына йомгакалр ясады. «Без сезгә килүебезгә бик шат. Сездә кешеләр яхшы, үсеш динамикасы яхшы. Һәм без җитди һәм нәтиҗәле хезмәттәшлеккә өметләнәбез», - дип белдерде Татарстан Президенты.

Аның сүзләренчә, Көрдстан һәм Татарстанның машина төзелеше, нефть химиясе, төзелеш, мәдәният һәм мәгариф өлкәләрендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре зур. «Хезмәттәшлеккә .нәлешләр күп. Шул ук вакытта без Көрдстан бизнесының да Татарстанга килүен телибез», - дип билгеләде Р.Миңнеханов.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International