Татарстан Президенты Гыйрак Көрдстаны башлыгы белән очрашты

2014 елның 3 мае, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гыйрак Көрдстанына визиты барышында Көрдстан Автономияле регионы башлыгы Мәсүд Барзани белән очрашты. Президент резиденциясендә узган очрашуда шулай ук республика делегациясе әгъзалары - Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, республика сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, «КАМАЗ» ААҖ гендиректоры Сергей Когогин, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов катнашты.

Татарстан Президенты республика делегациясе әгъзаларына Гыйрак Көрдстанында күрсәтелгән хөрмәт өчен Мәсүд Барзанига рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Көрдстан белән Татарстан арасында хезмәттәшлек өчен зур мөмкинлекләр бар, үзара багланышлар перспективалары буенча фикер алышу өчен республика делегациясе составында Татарстан Республикасының эре предприятиеләре җитәкчеләре катнаша.

Р.Миңнеханов Мәсүд Барзанига Татарстан турында сөйләде һәм моңарчы Гыйрак Көрдстаны Премьер-министры белән очрашуда фикер алышынган проектлар хакында хәбәр итте.

Мәсүд Барзани Рөстәм Миңнехановны һәм Татарстан делегациясе әгъзаларын сәламләде. Ул Көрдстан автономияле районының Татарстан компанияләре арасында уртак проектлар әзерләү белән кызыксынуын белдерде һәм әлеге проектларны хуплавын әйтте.

«Ышанам ки, сезнең визит Көрдстан белән Татарстан Республикасы арасындагы багланышлар үсешенә ярдәм итәчәк», - дип мөрәҗәгать итте Мәсүд Барзани Рөстәм Миңнехановка очрашу азагында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International