Искә төшерәбез, “Балыкларның уылдык чәчүе - 2014” комплекслы оператив-профилактик операция Татарстан Республикасында 25 апрельдән 10 июньгә кадәр уздырыла.
Илдар Халиков киңәшмәне ачып, бу чор эшчәнлекнең күп юнәлешләре, шул исәптән Татарстан Республикасының су биологик ресурсларын саклау өчен әһәмиятле, дип белдерде.
“Балыкларның уылдык чәчүе - 2014” операциясе игълан ителгән инде, узган ел профилактика өлкәсендә дә, закон бозуларны кисәтү өлкәсендә дә уңышка ирешелгән. "Безнең күргәнебезчә, мондый эш аерым нәтиҗәләрен бирә”,- диде ул.
Илдар Халиков шулай ук, ТР Президенты ярдәмендә браконьерлык белән көрәшү өчен махсус чаралар куллану турында карар кабул ителде, дип белдерде. Махсус техника кулланудан җәйге-көзге чорларда нәтиҗә көтәргә мөмкин.
“Безнең өчен иң мөһиме бүген – балык запасларын саклау”,- диде Илдар Халиков.
ТР хайваннар дөньясы объектларыннан файдалану һәм саклау буенча идарә җитәкчесе Дмитрий Иванов бу эшчәнлек турында җентекләбрәк сөйләде. Ул, аерым алганда, Татарстан Республикасы территориясендәге сулыклардан браконьерлар калдырган балык тоту җайланмалары җыеп алынуын хәбәр итте. Иң зур проблема – Идел һәм Кама елгаларында Куйбышев сусаклагычы акваториясендәге балык тоту җайланмалары, дип саный Дмитрий Иванов. Браконьерлык белән “Һөнәри нигездә” башлыча елга яр буйларында урнашкан авылларда яшәүчеләр шөгыльләнә.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.