Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Төркмәнстан “Алабуга” МИЗ территориясендә текстиль производствосын ачарга тели
2014 елның 6 мае, сишәмбе
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика делегациясе эш сәфәре белән 26-27 апрель көннәрендә Төркмәнстанда булды. Җавап визиты белән агымдагы елның өченче кварталында Төркмәнстан делегациясенең Казанга килүе көтелә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында Төркмәнстанга эш сәфәре нәтиҗәләренә багышланган брифингта ТР вице-премьеры – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов хәбәр итте.
Министр сәфәр барышында сәнәгать, туризм һәм мәдәният юнәлешләре буенча хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләшү булганлыгын билгеләп узды. Сәнәгатькә килгәндә, агымдагы елның сентябрь аенда Казанда Татарстан-Төркмәнстан эшче төркеменең сәүдә-икътисад, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча икенче утырышын уздыру ниятләнә.
Равил Зарипов әйтүенчә, Төркмәнстанда “КАМАЗ” ААҖ нең даими гамәлдә торучы офисы бар, аның сүзләреннән аңлашылганча, Төркмәнстанның халык хуҗалыгы өчен берничә "КамАЗ" автомобиле һәм махсус техника сатып алу эшенә әзерлек бара. Министр Татарстан һәм Төркмәнстан хезмәттәшлегенең аеруча перспективалы юнәлешләрен билгеләп үтте. Алар арасында зур йөк машиналары базасында махсус техниканы җиһазлау буенча “КАМАЗ” заводы проектлары, шулай ук пассажир транспортын газ-мотор ягулыгы системалары белән тәэмин итү кебек юнәлешләр бар.
2013 нче елда Татарстан һәм Төркмәнстан арасында тышкы сәүдә әйләнеше 42 млн доллар тирәсе тәшкил иткән, аларның 33 млн долларга якыны – экспорт һәм 9 миллионнан артыгы импортка карый.
Төркмәнстанлылар үз илләрен “КАМАЗ”, “Татнефть”, “Түбән Кама нефтехтим” ААҖ, “Казан вертолет заводы” ААҖ һәм республиканың башка предприятиеләре продукциясе һәм хезмәтләре белән тәэмин итү буенча хезмәттәшлекне киңәйтү белән кызыксына.
Равил Зарипов ассызыклаганча, үзара хезмәттәшлек юнәлешләре исемлегендә мәдәни-гуманитар багланышлар да өстенлекле урынны биләп тора. Казан илкүләм тикшеренү-технологик университеты чит ил студентлары белән актив эш алып бара, бүгенге көндә бу югары уку йортында Төркмәнстаннан 200 ләп студент белем ала. Гомумән, республика күләмендә Төркмәнстаннан 900 дән артык студент укый. “Без студентлар белән генә түгел, мөгалимнәр белән дә үзара алмашны гамәлгә ашырырга кирәк дигән карарга килдек”, - дип белдерде Равил Зарипов.
Министр билгеләп үткәнчә, Төркмәнстанда текстиль эшләнмәләр, киҗе-мамык тукымалардан олылар, балалар киеме тегү эшенә зур игътибар бирелә. “Бу нисбәттән, алар Татарстанда “Алабуга” махсус икътисади зона территориясендә текстиль продукция эшләп чыгару производствосын оештыру тәкъдимен җиткерде. Без исә бу фикерне хупладык”, - диде Равил Зарипов. Татарстан делегациясе әгъзаларына әлеге фикер белән Төркмәнстанның тышкы эшләр министры Рәшит Мередов мөрәҗәгать иткән.
Министр, делегациянең сәфәр барышында эшлекле сөйләшүләреннән тыш, төркмән чабышкысы бәйрәменә багышланган чараларда катнашуын искәртте.
Визит кысаларында Татарстан һәм Төркмәнстан арасында ике яклы документлар имзаланган: Әлмәт һәм Балканабад шәһәрләре арасында җан дуслык, дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм хезмәттәшлек итү турында килешү; ТР һәм Төркмәнстан Сәүдә-сәнәгать палаталары арасында хезмәттәшлек турындагы килешү рәсмиләштерелгән.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз