Татарстан Республикасы хокук саклау органнары җитәкчеләренең координацион киңәшмәсе утырышында законсыз уен бизнесына каршы көрәш мәсьәләсе каралды

2014 елның 6 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Прокуратурасында Татарстан Республикасы хокук саклау органнары җитәкчеләренең координацион киңәшмәсенең киңәйтелгән утырышы уздырылды.

Киңәшмә законсыз уен бизнесына каршы көрәш мәсьәләсенә багышланды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Утырышны Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков ачты. Нотыкта хокук саклау органнарының һәм законсыз уен бизнесына каршы көрәшне тикшереп торучы органнарның законсыз уен бизнесына каршы көрәш өлкәсендәге эшенә нәтиҗәләр ясалды һәм эшчәнлегенә бәя бирелде, ушулай ук бу өлкәдәге эшне активлаштыру зарурлыгы да билгеләп үтте.

2014 елның 4 ае эчендә 1224 законсыз азартлы уеннар факты ачылган, 21307 уен җайланмасы тартып алынган, оештыручыларына карата административ хокук бозулар турында 1107 эш кузгатылган.

Тикшерүләр барышында кызыксынучы ведомстволар белән үзара хезмәттәшлек урнаштырылган, сакланучы җайланмаларга инвентаризация уздырылган. Әмма уен салоннары саны бик акрынлап кими. Уен һәм лотерея клублары Минзәлә, Менделеевск, Нурлат, Әлки районнарында оештырылган.

Күзәтчелек ведомствосы башлыгы мобиль төркемнәр эше белән риза булмавын белдерде, алар тикшереп торучы органнарның потенциалын тулысынча кулланмыйлар.

Росимуществоның Татарстан Республикасы буенча территориаль идарәсе башлыгы вазыйфаларын үтәүче Альберт Гатин уен җайланмаларына инвентаризация уздыру һәм аларны юк итү турында нотык белән чыгыш ясады. 2014 елның апрелендә Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе ЭЭМ уен җайланмаларына инвентаризация уздыруны тәмамлаган, аның йомгаклары буенча Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ складларында 53 мең җайланма исәпкә алынган. Татарстан Республикасы Хөкүмәте, хокук саклау органнары, Татарстан Республикасы Югары суды һәм Росимуществоның Татарстан Республикасы буенча территориаль идарәсе белән берлектә уен җайланмаларын тартып алу, күчерү, исәпкә алу, алар сакланышын тәэмин итү буенча регламент әзерләнгән һәм тиешле органнарга җиткерелгән. Росимущество карамагына 25 меңнән артык уен җайланмасы тапшырылган, шулардан 9 меңе утильләштерелгән.

Утырышта башкарылган эш турындагы нотык белән Казан шәһәре прокуроры Рәфкать Уразбаев, Казан шәһәре ЭЭИ башлыгы Валерий Красильников, Совет районы прокуроры вазыйфаларын үтәүче Рушана Гыйльфанова да чыгыш ясады.

Утырыш азагында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шунда катнашучыларга мөрәҗәгать итте. Ул барлык кызыксынучы министрлыклар һәм ведомстволар, җирле үзидарә органнары җитәкчеләрен законсыз уен бизнесына каршы көрәштә көчләрен тупларга һәм эш сыйфатын арттырыга өндәде, республика җитәкчелеге тарафыннан һәртөрле ярдәм вәгъдә итте.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча карар кабул ителде, анда республиканың хокук саклау һәм тикшереп тору органнарының эшен активлаштыруга юнәлдерелгән конкрет чаралар карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International