Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков Татарстанның Мамадыш һәм Түбән Кама районнарын очып-карап узды
2014 елның 7 мае, чәршәмбе
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Мамадыш һәм Түбән Кама муниципаль районнарын язгы-кыр эшләренең барышы белән танышу өчен очып-карап узды.
ТР Хөкүмәте башлыгын ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде.
Мамадыш районында, Түбән Ушма авылы янындагы кырларда Илдар Халиков авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм районның фермерлары белән аралашты. Райондагы хәлләр турында кыскача Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов хәбәр итте. Аерым алганда, ул бөртеклеләр, шул исәптән уҗым культуралары хакында сөйләде.
Мамадыш районындагы чәчү кампаниясе турында Илдар Халиков - темплар яхшы, дип белдерде. “Монда сөт җитештерүне сизелерлек арттырганнар. Бүген район сөт җитештерү буенча лидер, “беренче”. Бу югары технологик дәрәҗәдә һәм яхшы дисциплина белән эшләнгән. Шулай ук бүген авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре арасында үзләренең киләчәген авыл хуҗалыгында күрүче яшь егетләрнең күп булуы шатландыра”,- дип ачыклады Илдар Халиков.
Аннан соң, ТР Премьер-министры Түбән Кама районына юнәлде. Монда аны Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин озата йөрде.
Илдар Халиков, аерым алганда, Түбән Кама районы чәчү кампаниясен уздыру буенча инде берничә көн республикада абсолют лидерлыкны тота, дип белдерде. “Мин сезне алдынгылар флагын төшермәскә, һәм авыл хуҗалыгы яхшы хезмәт хакы һәм табыш бирсен өчен икътисадка тирәнрәк керергә чакырам”, -диде ул.
Айдар Метшин, үз чиратында, бүгенге көнгә бөртекле һәм язгы культураларны чәчү 75 %ка башкарылган, дип хәбәр итте. Барлык чәчү эшләрен 20 майга төгәлләү планлаштырыла.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз