Бүген Казанда Ирек мәйданында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан бәйрәм парады узды. Парад барышында республика халкын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. Трибуналардан парадны шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, сугыш һәм хезмәт ветераннары күзәтте.
Парад тантаналы рәвештә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флагларын, Җиңү Байрагын чыгарудан башланды. Шуннан Ирек мәйданында Мәскәүдән Кызыл Мәйданнан туры элемтә кабызылды, анда бу вакытта илнең төп парады уза иде. Россия халкына котлау сүзләре белән РФ Президенты Владимир Путин мөрәҗәгать итте, мәйданда Россия Федерациясе гимны яңгырады.
ТР Дәүләт Советы, ТР Хөкүмәте һәм шәхсән үз исеменнән парадта катнашучыларны, сугыш ветераннарын һәм тыл эшчәннәрен котлау сүзләре белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. "9 май мәңгегә безгә изге көн булды, безнең аталар һәм бабалар аны бөтен көчләрен куеп аны якынлаштырды, батырларча фронтта көрәшеп, тылда җиңүне тырышып җиткерделәр, - дип белдерде Р.Миңнеханов. - Ррәхимсез дошман җиңелде. Миллионнарча кешеләр һәлак булган котычкыч, канкойгыч сугыш үткәндә калды".
Татарстан Президенты ассызыклаганча, Россия халкы йөрәкләрендә данлы һәм фаҗигале көннәр, көрәшнең бөек каһарманнары турында истәлек исән. "Татарстанлылар мәгегә шул куркыныч сугышның батырлары истәшлегенә тугрылыклы булырлар, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - Без беркайчан да нацистлар идеологиясен торгызуны кабул итмиячәкбез. Безнең изге бурычыбыз - ата-бабалар васыятьенә тугрылыкны һәм бердәмлекне саклау, илебезне теләсә нинди агрессордан саклау".
Р.Миңнеханов бер минут тынлык белән сугыштан кайтмый калганнарны искә төшерергә тәкъдим итте.
"Кадерле дуслар, бу шатлыклы һәм бөек көн янә безнең йөрәкләргә җиңелмәс ватаныбыз өчен горурлык китерсен, - дип әйтте Татарстан Президенты. – Бөтен сугыш һәм хезмәт ветераннарына, аларның хәрби һәм хезмәт варисларына ныклы сәламәтлек һәм иминлек, бәхет, тынычлык телим. Батырларыбызга мәңгелек дан! Җиңүче халыкка, аның армиясенә дан һәм хөрмәт!"
Татарстан Республикасы гимны яңгырагач, Ирек мәйданыннан тантаналы марш белән Казан горнизоны хәрбиләре, хокук саклау структуралары, шулай ук Казан вузлары студентлары узды. Шулай ук трибуналар алдыннан рестро-автомобильләр үтте, тантаналы чара сугыш еллары җырлары белән тәмамланды.