Татарстан Республикасы халыкара дәрәҗәдәге спорт ярышларына әзерлек һәм аларны уздыру тәҗрибәсен Калининград өлкәсе белән уртаклашырга әзер. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Калининградской өлкәсе губернаторы Николай Цуканов белән очрашуда хәбәр итте.
Очрашу Калининградта, Калининград өлкәсе Хөкүмәте бинасында узды.
Искәртеп китик, Рөстәм Миңнеханов Калининградта ике көнлек эш сәфәрендә (2014 елның 11-12 мае).
Калининградка килүгә үк Рөстәм Миңнеханов 2010 елда Зур Исаково авылында төзелгән мәчеткә барды (анда 150 кеше сыя). Аннары Татарстан Республикасы Президенты, Николай Цуканов белән бергә, 1200 гвардеец Мемориалына һәм Мәңгелек утка – 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә чәчәк салды.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм НиколайЦуканов губернаторның эш кабинетында әңгәмә кордылар.
Николай Цуканов Татарстан Республикасы Президентына, вакыт табып, Калининградка килгәне өчен рәхмәт белдерде.2013 елгы Казандагы җәйге Универсиадага әзерлек һәм аны уздыру чорында Татарстан җыйган тәҗрибә безгә 2018 елны футбол буенча бөтендөнья чемпионатын уздырганда бик кирәк булачак, диде Николай Цуканов. Без сезгә стадионны проектлау һәм төзү мәсьәләләре буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать итәчәкбез, диде губернатор.
Үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов Калининград өлкәсенә төрле юнәлешләр буенча, шул исәптән спорт һәм башка инфраструктура объектларын төзүдә ярдәм итәргә әзерлеген белдерде. Әйе, 2013 елгы Универсиада безгә әйтеп бетергесез тәҗрибә бирде, диде Рөстәм Миңнеханов. Иң мөһиме – бу халыкара дәрәҗәдәге ярышлар уздыру өчен белгечләр әзерләү системасы, шулай ук волонтерларны укыту, һәм без тәҗрибә уртаклашырга әзер.
Татарстан Президенты шулай ук билгеләп үткәнчә, бүген сәүдә-икътисадый һәм мәдәни хезмәттәшлекне көчәйтергә кирәк.
Аннары Калининград өлкәсе Хөкүмәте вәкилләре һәм Татарстан Республикасы делегациясе арасында киңәйтелгән составта очрашу узды.
Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов һәм Николай Цуканов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап бирделәр.