Татарстан Республикасы белән Калининград өлкәсе администрациясе арасында хезмәттәшлек турында Килешүне гамәлгә ашыруның чаралар Планы имзаланды

2014 елның 11 мае, якшәмбе

Татарстан Республикасы һәм Калининград өлкәсе сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәният өлкәләрендә хезмәттәшлек итәчәкләр.

Бүген Калининградта Татарстан Республикасы белән Калининград өлкәсе администрациясе арасында хезмәттәшлек турында Килешүне гамәлгә ашыруның чаралар Планы имзаланды. Документларга имзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Калининград өлкәсе губернаторы Николай Цуканов куйдылар. 

Имзалау тантанасы Татарстан Республикасы делегациясе һәм Калининград өлкәсе вәкилләренең киңәйтелгән очрашуларыннан соң Калининград өлкәсе Хөкүмәте бинасында узды.

Очрашу барышында яклар Татарстан Республикасы һәм Калининград өлкәсе арасында сәүдә мөнәсәбәтләре тотрыклы икәне турындагы фикерне билгеләделәр.  Килешүне гамәлгә ашыруның чаралар Планы хезмәттәшлекне киңәйтергә, багланышлар өлкәләрен арттырырга мөмкинлек бирәчәк, дип көтелә.

Татарстан Президенты Рөстәм миңнеханов әйткәнчә, бүген төп бурыч - эшлекле һәм икътисадый элемтәләрне киңәйтү. Аның сүзләренчә, 2018 елгы футбол буенча чемпионат матчларын әзерләү якындагы проект була ала.  

Кыскача икътисад торышы турында Калининград өлкәсенең икътисад министры Анастасия Кузнецова сөйләде. Аерым алганда, ул хәбәр иткәнчә, өлкә территориясендә янтарьның 90 % запаслары урнашкан. Калининградның бай тарихи-мәдәни мирасы бар, ул - Европаның иң борынгы шәһәрләренең берсе.

Анастасия Кузнецова сүзләренчә, өлкә үсешенең төп юнәлешләре - сәнәгать, туризм, агросәнәгать комплексы, шулай ук ИТ-кластер. Җентеклебрәк ул махсус таможня зонасы һәм махсус икътисадый зона мөмкинлекләре турында сөйләде.

Шуннан Татарстан Республикасының икътисадый потенциалы турында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов хәбәр итте. Төп юнәлешләр арасында ул химия, нефть химиясе, нефть чыгару, машина төзелешен һәм башкаларны атады.

Очрашу барышында Татарстан делегациясенә Калининградта яңа стадионны төзү проекты тәкъдир ителде. Ул шәһәр үзәгендә, әлегә сазлыклы урында төзелер, дип көтелә.  Бүгенгә төп мәсьәләләрнең берсе - стадионны шәһәргә интеграцияләү. 45 мең кешелек стадионнан башка, торак квартал, отельләр, Су спорт төрләре стадионы һәм башкалар төзеләчәк.

Рөстәм Миңнеханов Калининград өлкәсе белгечләрен, "Иннополис" инновацион шәһәр-спутнигы төзелеше һәм "Смарт-Сити Казан" акыллы шәһәрне төзү проекты белән танышу өчен, чакырды. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, Татарстанның проект һәм төзелеш оешмалары Калининград өлкәсенә яңа футбол стадионын һәм башка шәһәр инфраструктурасы объектларын төзүне гамәлгә ашыруда ярдәм итә алалар.  

Очрашуда яклар бер елдан Татарстан Республикасы белән Калининград өлкәсе арасындагы багланышлар һәм хезмәттәшлеккә нәтиҗәләр ясалыр, дип сөйләштеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International