Рөстәм Миңнеханов Cisco компаниясе вәкилләре белән очрашты

2014 елның 12 мае, дүшәмбе

Бүген Мәскәүдә Татарстан Президенты рөстәм Миңнеханов Cisco Гомуми Интернет глобаль трансформацион стратегияләр буенча директоры Мэтью Смит белән очрашты. Очрашу РФдә ТР Тулы вәкаләтле вәкиллегендә узды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – РФдә ТР вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Россия Федерациясендә Cisco бизнес-стратегияләр юнәлеше кураторы Лев Левин, Россия Федерациясендә Cisco җәмгыять белән элемтә буенча бүлек башлыгы Михаил Пахомов, Татарстан Республикасында Cisco региональ вәкиле Дмитрий Трофимов һәм компаниянең башка вәкилләре катнашты. 

Мэтью Смит Рөстәм Миңнехановка, Cisco компаниясенең республика белән урнашкан җылы партнерлык мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерде. «Без чыннан да мөнәсәбәтләребезне югары бәялибез һәм аларны алга таба да уңышлы үстерергә телибез», - дип ассызыклады ул.

Мэтью Смит Татарстан Президентыннан күптән түгел Барселонага визитыннан тәэсирләр турында сорашты. Әлеге визит кысаларында Cisco җитәкчелеге белән очрашу үткәрелде.

«Сез безгә, республикабызда эшләп, киң мөмкинлекләр бирдегез. Сезнең белән бергәлектә без уникаль проект ясадык. Моны алга таба тиражларга кирәк», - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов һәм компания җитәкчелегенә, Татарстан делегациясенең Барселонага нәтиҗәле һәм кызыклы визиты өчен, рәхмәт белдерде.

«Анда күргән бик күп әйберләр безнең дөрес юлда икәнебезгә ышаныч бирделәр. Без алга таба да уңышлы бердәм эш алу баруга яхшы элемтәләр урнаштырдык», - дип ассызыклады ул. 

Cisco компаниясе җитәкчелеге республика белән хезмәттәшлекне берничә яңа юнәлеш буенча дәвам итәргә өндәде, шул исәптән "Интелектуаль шәһәр" проектын гамәлгә ашыруда да.

рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бөтен тәкъдим ителгән проектлар бик җитди һәм актуаль, һәм якын арада аларны гамәлгә ашыра башлап була.

Очрашу барышында Татарстан Республикасы белән Cisco компаниясе арасында меморандумны имзалау турында килешенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International