Кырым Дәүләт Советы рәисе: “Татарстан милләтара мөнәсәбәтләрне көйләү тәҗрибәсе буенча кызыклы”

2014 елның 13 мае, сишәмбе
Бүген Кырым Республикасы Дәүләт Советы рәисе Владимир Константинов һәм Кырымның беренче вице-премьеры Рөстәм Тимергалиев Казанга эш сәфәре белән килде. Кунаклар ТР Хөкүмәт йорты, ТР Дәүләт Советы, Казан Кремле, IT-парк, "Kazan-Arena" стадионы, Спортның су төрләре сараенда һәм башкаланың 7 нче хастаханәсендә булды. Аларны очрашуда ТР Премьер-министры Илдар Халиков озатып йөрде.

Кырым Республикасы Дәүләт Советы рәисе Владимир Константинов объектларны карагач, журналистларның сорауларына җавап бирде. Ул республика уңышлары хис-кичерешләр уятуын белдерде. Әйтүенчә, Татарстанда беренче тапкыр булуы, әмма тагын киләчәгенә ышана. Кырым һәм Татарстан Дәүләт Советлары арасында элемтәләр җайга салынды, дип белдерде В.Константинов. Шулай ук Татарстанда гамәлгә ашырыла торган проектларның күп һәм киң күләмле булуына шаккатуын һәм Кырым, Украина составында мондый мөмкинлекләргә ия түгел иде, дип борчылуын белдерде.

“Хәзер Кырымның тиз үсеш алуына өметләнәбез, бу кыска вакытта федерация субъектларының уртача дәрәҗәсенә чыгу өчен кирәк. Бу күчеш чорына 3-5 ел биреләчәк дип уйлыйм”, - диде В.Константинов.

Кырым Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Украина кризисының беренче минутыннан ук күрсәтелгән ярдәм өчен Татарстанга рәхмәт белдерде. “Татарстан Республикасы Кырымга ярдәм итәргә беренчеләрдән булып кереште, әлбәттә, беренче этапта безгә консультация бирү кирәк иде. Татарстан Президентының Кырымга килүе һәм парламентта чыгыш ясавы көчле йогынты ясады һәм без беренче конституцияне Татарстан парламентарийлары эше белән тулысынча координацияләп кабул иттек”, - дип билгеләп үтте ул.

В.Константинов, Кырым татарлары турындагы сорауга, алар гомумхалыкның 15 процентын тәшкил итә дип белдерде.
“Алар белән мөнәсәбәтләр гади түгел. Бу мәҗлес җитәкчелегенең озак вакыт Россиягә каршы тематикага юнәлдерелгән булуында, болар барысы да Украинаның үзәк хакимиятеннән финансланды. Бу күп еллар дәвамында башкарылган эш, ул болганчык гамәлләрне хәл итү өчен бер генә ел җитми. Моның белән бәйле рәвештә, безнең өчен Татарстан ярдәме бик мөһим. Биредә милләтара мөнәсәбәтләрне көйли белүче абруйлы кешеләр. Аларның бу мәсьәләләрне хәл итүдә яхшы, уңай, озак вакытлы тәҗрибәсе бар. Бу мәсьәләләрне хәл итү өчен вакыт кирәк, дип саныйм. Болар барысы да көнбатыштан кергән, аларның төп максаты – барыбызны да талаштыру, бу хәлгә юл куймау өчен көч җитәр дип уйлыйм”, - дип белдерде Кырым парламенты спикеры.

Аның сүзләренә караганда, быел кырымтатарлар яши торган бистәләрне торгызу программасын гамәлгә кую өчен 60 млн сум үзләштерү планлаштырыла.
Моннан тыш, быел Кырымда Кырым татарлары катнашында партия структураларын формалаштыру процессы башлана. “Алар агымдагы елның сентябрендә узачак Дәүләт Советы сайлауларына партия составында тулысынча күрсәтелгән. Без сентябрьдә хакимиятнең җирле органнарына вакытыннан алдан сайлаулар үткәрергә планлаштырабыз. Яңа елга тулысынча формалаштырылган сәяси система белән керү зарур”, - диде ул.

“Татарстанның уртаклашыр нәрсәләре бар. Акча белән генә түгел, ә тәҗрибә уртаклашу кирәк. Безнең өчен Татарстанның уңай тәҗрибәсе мөһим”, - диде Кырым парламенты спикеры.
В.Константинов ассызыклавынча, Кырым мәҗлес белән мөнәсәбәтләрне җайга салачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International