Татарстанда Россия Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенә байрак тапшыру тантанасы узды

2014 елның 13 мае, сишәмбе

Бүген Казанда Россия Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә байрак иңен сабына беркетеп тантаналы тапшыру узды. Казанга территориаль орган байрагын тапшыру өчен, Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтенең директор урынбасары - статс-секретарь полиция генерал-полковнигы Олег Сафонов килде. Шулай ук чарага Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, төбәк министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре чакырылды.  

Тантана Россия Президентының “Россия Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтенә һәм аның территораль органнарына, мәгариф учреждениеләренә байрак тапшыру турында”гы Указы нигезендә үткәрелде.

Байрак иңен сапка беркетү эшен  Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтенең директор урынбасары - статс-секретарь полиция генерал-полковнигы Олег Сафоновка тапшырдылар. Шуннан тантанада наркоконтроль идарәсе территориаль органының беренче җитәкчесе, отставкадагы полиция генерал-лейтенанты Шамил Дәүләтгилдиев, 2005-2010 елларда идарә җитәкчесе, отставкадагы полиция генерал-лейтенанты Илгиз Миңнуллин һәм иң яхшы хезмәткәрләр катнашты.

Байракның язулы пластинасын Россия Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарә җитәкчесе, полиция генерал-лейтенанты Фаяз Шабаев беркетте.

Аннары Россия Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәте директор урынбасары Россия Федерациясе Президенты грамотасын укыды һәм аны территориаль орган җитәкчесенә тапшырды. Россия Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәте директоры - статс-секретарь Олег Сафонов Россия Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең байрагын Фаяз Шабаевка тапшырды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, территориаль орган эшенең әһәмиятле булуын ассызыклады һәм ведомство җитәкчелеген, коллективны тарихи вакыйга белән котлады.

Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Россия Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары полиция полковнигы Азат Мөхәммәтҗанов “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде.

Әлмәт наркоконтроль буенча районара бүлеге җитәкчесе Айрат Шакировка “Татарстан Республикасы атказанган юристы” мактаулы исеме бирелде. 

Россия Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең директор урынбасары - статс-секретарь полиция генерал-полковнигы Олег Сафонов Президент Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйковка “Наркоконтроль органнарына ярдәм иткән өчен” медальләрен тапшырды.

Фаяз Шабаев Россия Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәте һәм Татарстан Республикасы җитәкчелегенә наркоконтроль органнары эшчәнлеген камилләштерү мәсьәләләрендә ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде.

Тантаналы чара тәмамланганда, Олег Сафонов, Рөстәм Миңнеханов, Фаяз Шабаев һәм чакырылган кунаклар Россия Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе байрагы белән фотога төште


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International