Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында сугыш ветераннары, аларның тол калган хатыннары һәм тыл хезмәткәрләре өчен хәйрия тамашалары оештырылган. Татарстанның 19 районыннан 400 дән артык кеше алты спектакль караган.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.