Илдар Халиков үз чиратында, “Татарстанлыларның сәламәтлеге” дип аталган проект фундаментына өстәлгән тагын бер “кирпеч” дип атады. Бүген медицина хезмәткәрләренең канны саклау һәм аны авыруларга бирергә әзер булу мөмкинлеге бар, диде ул.
Тантаналы чыгышлардан соң үзәкнең символик ачкычын Республика кан үзәгенең баш табибы Рамил Тураев кабул итеп алды.
Чарада катнашучылар һавага йөрәк рәвешендәге шарлар очырдылар.
Аннан соң кунаклар яңа бинаны карадылар, кан әзерләү һәм консервацияләү бүлеге белән таныштылар.
Вероника Скворцова журналистларга үз фикерләрен җиткерде: “Бу үзәк канның куркынычсызлыгын тәэмин итә, аның сыйфаты берничә этап аша контрольдә тотыла. Вирусология һәм бактериология лабораторияләре бар, заманча экспресс-тестлар кертелгән”.
Биредә донорлар өчен барлык уңайлыклар тудырылган, ял залы, донорларга кан биргәч, яхшы туклануы өчен махсус зал бар, дип аерым ассызыклады ул.
Түбән Новгородтагы конференция кысаларында түгәрәк өстәлләрдә нотыклар белән Иннополисны җитәкләүче Татарстан Республикасы вице-премьеры Роман Шәйхетдинов, Иннополис Университеты ректоры Александр Гасников һәм Иннополис Университетының академик сәясәт һәм югары белем бирү идарәсе проректоры Евгений Бобров чыгыш ясаячаклар.
Татарстан Республикасында сабан культураларын чәчү актив фазада бара. Бүгенгә 1 млн. 38 мең га чәчелгән, бу планнан 61%.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.