Рөстәм Миңнеханов Алабуга районы басулары өстеннән очып узды

2014 елның 14 мае, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Алабуга муниципаль районына эш сәфәре барышында район басулары өстеннән очып узды һәм хуҗалыклар, авыл җирлекләре җитәкчеләре белән очрашты. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде.

Авыл хезмәтчәннәре белән очрашу барышында Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов хәбәр иткәнчә, районда чәчү эшләре тәмамланып килә, барлык эшнең 80%ы башкарылган.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сүзләренчә, Алабуга районы тотрыклы районнардан санала. «Терлекчелек һәм сөт җитештерү буенча район республикадагы уртача күрсәткечләрдән алда бара, монда үткән ел терлекләрнең баш саны саклап калынган. Әмма районны 5-6 көчле хуҗалык кына тота», - дип билгеләп үтте М.Әхмәтов.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, АСК өлкәсендә артта барган күрше Менделеевск районыннан аермалы буларак, Алабуга районы авыл хуҗалыгында уңышлылардан санала.

«Монда ситуация башка. Монда җир мөмкин кадәр күбрәк эшләргә тиеш. Сезнең янәшәдә зур шәһәрләр, һәм бу потенциалны кулланырга кирәк», - дип саный Р.Миңнеханов. Ул авыл хезмәтчәннәренә янәшәдәге эре сатып алучылар - «Белая дача» и «Эссен» белән бергә эшләргә киңәш итте, райондагы кайбер хуҗалыклар бу челтәрләр белән элемтә урнаштырганнар инде.

Рөстәм Миңнеханов районда республика программаларының уңышлы үтәлешен билгеләп үтте. Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, Татарстан Республикасы җитәкчелеге, эре МИЗдан гайре, кече бизнес мәйданчыклары булдырырга планлаштыра. «Безгә кешеләрнең районда калуы, аларның эшле булуы мөһим»,- дип белдерде Р.Миңнеханов.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы өчен һава шартларының уңайсыз булуын кызганып искә алды. «Без яхшырак нәтиҗәләргә өметләнгән идек, әмма, кызганычка каршы, һәр елны АСКда бер үк проблемага тап булабыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Районның авыл җирлекләре башлыклары Татарстан Республикасы Президентына җирлекләргә бирелгән грантлар өчен рәхмәт белдерде. Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов авыл җирлекләрен үзлегеннән салым түләүгә өндәде, республика ягыннан тиешле финанслау вәгъдә итте. Р.Миңнеханов фикеренчә, халыкны үз авылларының проблемаларын хәл итүдә катнашырга җәлеп итү мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International