Казанда Россия медицина һәм фармацевтика югары уку йортлары ректорлары советы җыелышы узды

2014 елның 14 мае, чәршәмбе
Казанда, Казан Ратушасында “Россия медицина һәм фармацевтика югары уку йортлары ректорлар советы” төбәкара иҗтимагый оешмасының гомуми җыелышы узды. Бу чарада Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова, Россия Сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Фәррахов, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Федераль медицина-биология агентлыгы җитәкчесе Владимир Уйба, И.М.Сеченов исемендәге Беренче Мәскәү дәүләт медицина университеты ректоры Петр Глыбочко, КДМУ ректоры Алексей Созинов катнашты.

Бу чарада катнашучыларны сәламләп, Илдар Халиков бу зур һәм әһәмиятле форумның Казанда КДМУның 200 еллыгын бәйрәм итү көннәрендә узуы өчен рәхмәт белдерде. “Ышанам, җыелыш нәтиҗәле булыр”,- диде ул.

Төп докладны Россия дипломнан соң белем бирү медицина академиясе ректоры Лариса Мошетова ясады. Фикер алышуга медицина кадрларын әзерләү, белем бирүнең сыйфаты турындагы проблемалар чыгарылган иде.

Вероника Скворцова шулай ук “Земство табибы” программасын билгеләп үтте, бу программа ярдәмендә авылларга 12 меңнән артык белгеч җәлеп ителгән, шул исәптән 4,3 меңе – узган елда.

ТР сәламәтлек саклау министры медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакы темасына да кагылды. Аның әйтүенчә, аерым алганда, министрлык төбәкләр белән бергә нәтиҗәле контрактлар системасын кертү мәсьәләсе өстендә эшли.

Вероника Скворцова 2016 елның 1 гыйнварыннан медицина хезмәткәрләрен гомуми мәҗбүри аккредитацияләү булачагын искә төшерде, ул әйдәп баручы югары уку йортлары, фәнни үзәкләр, өлкә, край һәм республика больницалары җирлегендә махсус әзерләнгән үзәкләрдә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International